2012 елда, Илдус хәзрәт мөфти булганда, мин хаҗга фикхтан җаваплы буларак бардым. Һәм бер бик тырыш апа базарга да барып кайткан, тауларга да менгән, тегендә-монда да булган, әмма аның хаҗ кылырга көче калмаган иде инде.
Җәмарәттән кайтканнан соң, тәваф кылырга кирәк. Ул – өч фарызның берсе. Әлеге апа: «Мин арыдым инде. Хәзер барып булмый», – ди. Мин: «Апа, хаҗыгыз кабул булмый бит», – дип әйтәм. «Юк инде, улым, хәзер, кайткач, син дә хаҗи, мин дә хаҗи булабыз», – ди ул. Мин тәвафның фарыз булуын һәм, аның үтәлмәве сәбәпле, хаҗның кабул булмавын аңлатырга тырыштым...
Татарстан хаҗилары олы сәфәргә кузгалды: «Кәгъбәтулланы күргәч, күздән яшьләр ага башлый»
https://intertat.tatar/news/kagbatullany-kurgac-kuzdan-yaslar-aga-baslyi-tatarstan-xailary-oly-safarga-kuzgaldy-5866551
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии