Блогер Гүзәл Хөснетдинова соңгы берничә көндә Калмыкиядә булган. Шуннан Татарстанга кайтып барганда, аны полиция хезмәткәрләре туктаткан.
Гүзәл ханымның 8 штрафы булуы ачыкланган. Аны иртәнгә кадәр суд көтәргә полиция бүлегенә озатканнар. Юл иминлеге хезмәткәре сүзләренчә, Хөснетдинованың 5 баласы булу да бу карарга берничек тә тәэсир итми.
«Мине тоткарладылар! Былтырдан бирле түләнмәгән штрафлар бар, диләр... Минем түләнмәгән штрафлар булса, мине беркайчан да чит илгә дә чыгармаслар иде», – дип язган блогер үз сәхифәсендә.Искәртеп үтик, Гүзәлнең сеңлесе Лилиянең юл һәлакәте аркасында гомере өзелгән иде.
-
Гүзәл Хөснетдинова сеңлесенең үләр алдыннан төшергән видеосын күрсәтте
Свежие комментарии