На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

АКШ Украинага еракка ата торган ракеталар белән һөҗүм итәргә рөхсәт биргән

Украинага АКШ һәм Европа илләре еракка ата торган ракеталар белән Россия төбәкләренә атарга рөхсәт бирми иде. Соңгы көннәрдә АКШ басмалары АКШ президенты Байденның еракка ата торган ракеталар җибәрергә рөхсәт бирүен хәбәр итте. Хәзер бу рөхсәт рәсми рәвештә расланды.

«АКШ Президенты Джо Байден еракка ата торган кораллар белән Россиягә һөҗүм итәргә рөхсәт бирде», дип хәбәр иткән Бразилиянең «O Globo» газетасына биргән интервьюда АКШ дәүләт сәркатибенең Көнбатыш ярымшар эшләре буенча ярдәмчесе Брайан Николс.

Бу хакта ТАСС агентлыгы яза. Брайан Николс сүзләренчә, бу рөхсәт Украинага «саклану өчен күбрәк мөмкинлекләр» бирәчәк һәм Россияне сөйләшүләргә этәрәчәк, дип фаразлыйлар Вашингтонда.

Россия Президенты Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдергәнчә, Россия атом-төш кораллары белән җавап бирергә мөмкин. Украина Россиягә каршы Көнбатышның атом-төш булмаган ракеталарын кулланган очракта, Россиянең яңартылган атом-төш доктринасы атом-төш коралы белән җавап бирүне күздә тота. Бу хакта Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтте, дип яза ТАСС.

Бүген Украина Брянск өлкәсенә АКШта җитештерелгән ATACMS ракеталары белән атуы хакында белдерде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх