На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...

Игътибар: мошенниклар SIM-карталарның дубликатын ясата һәм номерларны урлый

Мошенниклар элемтә операторыннан ялган документлар белән SIM-карта дубликатын соратып алырга мөмкин. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне законсыз куллануга каршы көрәш оештыру идарәсендә кисәттеләр, дип хәбәр итә ТАСС.

«Сигнал югала, шалтыратулар бармый, интернет эшләми.

Бу – элемтәдәге өзеклек булмаска мөмкин: мошенниклар сезнең номерны урламакчы булуы ихтимал. SIM-swap-һөҗүм шулай башлана. Мошенниклар ялган документлар белән оператордан SIM-карта дубликатын ясатып ала», – дип аңлаттылар идарәдә.

Әлеге ысул киң таралмаган, әмма абонентлар өчен зур куркыныч тудыра, дип ассызыклыйлар Эчке эшләр министрлыгында. «Мошенниклар дубликат аша СМСларны уку, раслау кодларын карау һәм онлайн-банкларга керү мөмкинлеге ала. Моның нәтиҗәләре бик җитди булырга мөмкин», – дип билгели киберполиция.

Эчке эшләр министрлыгында мондый очракта операторга шалтыратырга һәм SIM-карта дубликаты ясатылмаганмы икәнен ачыкларга киңәш иттеләр. Шулай ук банк кушымталарын һәм шәхси кабинетларны, бигрәк тә «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы аккаунтны тикшерергә кирәк. Моннан тыш, абонентларга парольләрен алыштырырга һәм ике факторлы аутентификация кушарга киңәш итәләр.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.

youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх