«Ә кем соң ул? Баланың шәхси папкасында ниндидер фирмада сәркатип дип язылган», – дидем мин, аптырап.
«Сәркатип... – дип көлеп куйды директор. Миңа текәлеп карап, сүзен дәвам итте: – Мәктәптә бөтенесе гөж килә инде, сез генә белмисез ахры. Безнең Әмирнең әнисе, ничек әйтим икән... район главасының яраткан хатын-кызы. Ну, рәсми булмаганы... Аңлыйсызмы?» – дип тамак кырып куйды директор.
«Сөяркәсеме?» – дидем мин көлемсерәп.
«Шулай дисәң дә була инде, тик моны артык куертырга кирәкмәс, бер мәшәкать ким булыр. Миләүшә ханым, барыгыз, эшләгез», – дип, мине чыгарып җибәрде директор.
Дөресен әйткәндә, мин бу фырт ханымның кубызына биергә җыенмый идем, шуңа күрә Әмирнең кыланмышларына күз йомып тормадым...
Тулырак: https://intertat.tatar/news/gadel-ukytucy-5866479
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии