На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Тавышланып уйнаган балаларга тынычландыра торган дару биреп агулаганнар?

Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә 4 бала агуланган. ШОТ каналы хәбәр итүенчә, өлкәннәргә ял итәргә комачауламасын һәм шаулашмасыннар өчен, аларга антидепрессантлар биргәннәр дип шикләнәләр икән.

Вольск хастаханәсенә кичә Барановка авылыннан 5 һәм 9 яшьлек ике бертуган малайны һәм аларның 7 яшьлек кыз туганнарын китерәләр.

Алар ниндидер дару белән агуланган дип фаразлыйлар. Бераздан хастаханәгә башка гаиләдәге 13 яшьлек кызны китерәләр. Полиция ачыклаганча, бу кыз шушы 3 балалы гаиләгә кунакка килгән була. Балалар шаулашып уйный башлый.

Шулай ук балалар йөткерүгә каршы препарат эчеп тә агуланган дип уйлыйлар икән. Хәзер бу йорттагы барлык ризыкка экспертиза ясала. Балаларның хәлләре уңай якка киткән, аларның гомеренә берни дә янамый, диелә.

Ссылка на первоисточник
наверх