На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Бүген мөселман календаре буенча яңа ел башлана

Тиздән - кояш баю белән мөхәррам аена аяк басабыз. Мөхәррам ае мөселманча яңа ел башлану ул. Димәк, без тормышыбызны яңадан, яңа биттән башлыйбыз, дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында.

1447 елга аяк басканда үткән елда кылган гамәлләребезгә күз салу, аларга бәя бирү гадәтен кертсәк иде.

Һәрбер кешегә үз-үзенә хисап бирү мөһим, ди

Тугры хәлиф Гомәр бине Әл-Хаттаб радыяллаһу ганһе: «Сезгә хисап кылынганчы, үз-үзегезгә хисап кылыгыз. Гамәлләрегез үлчәнгәнче, үзегез гамәлләрегезне үлчәгез», – дип әйткән. Шушы айның фазыйләтен һәм аның изге гамәлләрен күрсәтеп, Аллаһының Расүле салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Рамазаннан соң иң хәерле ураза – Аллаһның ае булган мөхәррам уразасы», – дигән. Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Аллаһы Тәгалә гамәл-гыйбадәтләребезне кабул кылып, безләрдән риза булса иде! – ди Тимергали хәзрәт.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх