На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...
  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...

Үз-үзеңә кредит алуны тыюдан мошенниклар файдалана башлаган

Күптән түгел россиялеләр өчен үз-үзеңә кредит алудан тыю барлыкка килде. Бу – мошенниклар синең исемгә кредит ала алмасын өчен эшләнгән чара. Без бу хакта тәфсилләп яздык.

Әмма мошенниклар хәзер шушы чарадан файдаланып алдау ысулын уйлап чыгарганнар.

«Известия» газетасы раславынча, җинаятьчеләр кешеләргә «Госуслуги» хезмәткәрләре исеменнән шалтырата һәм, тыю дөрес куелмаган, дип ышандыра.

Аннары, янәсе, хатаны төзәтү өчен, алар фишинг сылтамасы буенча күчәргә тәкъдим итә.

Аккаунтка керү мөмкинлеген алгач, җинаятьчеләр банк кушымтасында «дәүләт хезмәтләре» ярдәмендә авторизацияләнергә, ә аннары счетларга керү мөмкинлеге алырга мөмкин.

Кредитларны тыю буенча сервисның 10 көн эшләү дәверендә аңардан «Госуслуги» порталы аша 5 миллионнан артык россияле файдаланган.

Ссылка на первоисточник
наверх