На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Минем кәефем китте»: Алия Карачурина агачлар арасыннан концерт караган

Алия Карачуринага Россиянең танылган артисты Алексей Чумаковның концертын агачлар арасыннан карарга туры килгән. «Без өстәл артында, иң соңгы һәм кыйммәтле билетлар сатып алдык. Утырту схемасында безнең өстәлләр үзәктәге урыннарга якынрак иде. Анда бу агачлар да күрсәтелмәгән иде. Алар артыннан бернәрсә дә күренми.

Без анда килгәч, минем кәефем китте...» – дип бүлешкән Алия үзенең шәхси блогында. Җырчыга һәм шундый ук хәлдә калган башка тамашачыларга концертны урыннарыннан торып, агачлар янына басып карарга туры килгән. «Баштан безне сәхнәгә таба өстәл артында утыручы хатын-кызлар кудылар. Без аларга комачау итмәсәк тә… Анда безнең кебекләр күп иде», – дип яза Алия.

Концертны иркенләп карый алмаган тамашачыларга Алексей Чумаков та игътибар иткән. Ул басып тамаша кылырга туры килгән кешеләрне урыннарына утыртырга маташкан оештыручыларга: «Кешеләргә концерт карарга комачау итсәгез, мин туктыйм, һәм сез аларга акчаларын кире кайтарачаксыз», – дип кисәтү ясаган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх