На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Свежие комментарии

• рщысфк
ты что за животное? не нравится- не читай...Данир Сабиров әби...
• Evgenija Palette
Пошли на Х отсюда... Или говорите по-русски...Данир Сабиров әби...
• Evgenija Palette
абизе пиздабэреДанир Сабиров әби...

«Улым, Шәүкәт, караңгы гүрләрең якты булсын»

Актаныш районы Татар Суыксу авылында махсус хәрби операция барышында һәлак булган Әминов Шәүкәт Финус улы белән хушлашканнар. Аңа нибары 24 яшь булган. Бу хакта «Актаныш хәбәр» телеграм каналы яза.

Әминов Шәүкәт Финус улы 2000 елның 8 маенда Татарстан Республикасы Актаныш районы Татар Суксы авылында туган.

2018 елда Татар-Суксы урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлый, Кама техник-икътисад көллиятендә укый.

2023 елның 28 ноябрендә контракт буенча хәрби хезмәткә алына. Радиотелефонист, рядовой Әминов 2024 елның 24 февралендә Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы территориясендә үз хәрби бурычларын үтәгәндә алган яраларыннан һәлак була.

Фото: © «Актаныш хәбәр» телеграм каналы

Матәм мәрәсимендә район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов мәрхүмнең туганнарының кайгысын уртаклашкан. «Бүген районыбызда зур югалту – Шәүкәт Әминовны соңгы юлга озатабыз. Аның туганнарының, гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз», – дигән Рөстәм Ильясов.

Фото: © «Актаныш хәбәр» телеграм каналы

Шәүкәт Әминов үлгәннән соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнде. Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов орденны мәрхүмнең әнисе Ләйсән ханымга тапшырган.

«Шәүкәт шушы җирлеккә соңгы солдат булып кайтсын дип өметләнеп калыйк. Улым, Шәүкәт, караңгы гүрләрең якты, авыр туфрагың җиңел, урыннарың оҗмахның түрләрендә булсын. Тыныч йокла. Безгә авырлыкларыңны салып китмә. Һәрвакытта да без синең белән горурланырбыз», – дип сөйләгән Ләйсән ханым.

Фото: © «Актаныш хәбәр» телеграм каналы

Матәм чарасында мәрхүмнең якыннары, туганнары, хөрмәт итеп килгән авылдашлары, Әфган һәм Чечня сугышы ветераннары да катнашкан. «Яхшы сугышчы, яхшы иптәш иде. Һәрбер биремдә һәрвакыт иңгә-иң булды, беркайчан да артка чигенмәде. Мондый егетләр сафта булганда сез тыныч йоклый аласыз», – дигән чарада катнашкан хәрби.

«Шәүкәт Әминов – махсус хәрби операция башланган көннәрдән үк волонтерлык хәрәкәтенә кушылып, бүгенге көндә егетләребезгә зур терәк булган Гөлинә Иделбаеваның энекәше ул. Гөлинәнең, әнисе Ләйсәннең авыр кайгысын уртаклашабыз. Шәүкәтнең урыны җәннәттә булсын. Олы кайгыны кичерергә туганнарына сабырлык телибез. Ул безнең хәтерләрдә мәңгелеккә, иле өчен башын салган батыр сугышчы булып сакланыр», – дип язаганнар «Актаныш хәбәр» телеграм каналында.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх