На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Җырчы Татьяна Ефремова ире белән бәби табуы турында: «Элек басуда бала табу кебек»

Татьяна Ефремова күптән түгел беренче тапкыр әни булды: аның кызы туды. Җырчы сабыен ничек табуы турында социаль челтәрдә уртаклашты.

«Палатада без өчәү идек: мин, акушер һәм ирем. Алар икесе бергә баланы тудырырга ярдәм итте. Аннан соң безнең «алтын сәгать» булды. Бала тууга, кызымны әтисенең күкрәгенә салдылар, аннары – минекенә.

Баланың иммунитетын көчәйтә торган микрофлораны ныгыту өчен, ата белән анага «гәүдәгә – гәүдә», – дип аңлата Татьяна.

Ул бу алым турында интернетта булган мәгълүматны да урнаштырган.

«Бала тапканнан соң «алтын сәгать» нәрсә ул һәм нигә ул «алтын» дип атала? Бала туганнан соң узган беренче 60 минутны шулай атыйлар. Баланы әнисенең корсагына куялар, юрган каплыйлар, һәм аларга элемтә булдыру өчен вакыт бирелә», – дип аңлатыла бу өзектә.

Күпләрне минем вертикаль рәвештә бала тудыруым гаҗәпләндерә. Моның нәрсә икәнен күпләр белми икән. Якынча болай: «элек басуда бала табу» кебек, – дип бүлеште яшь әни үзенең тәҗрибәсе белән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх