Апанай мәдрәсәсендә дин әһелләре һәм татар җәмәгатьчелеге «Хәзерге гаилә проблемалары һәм аларны чишү юллары» темасына багышланган түгәрәк өстәл оештырды. Аралашу барышында яңгыраган төп фикерләрне «Интертат» укучыларына да тәкъдим итәбез.
Ел саен дин әһелләре һәм татар җәмәгатьчелеге фаҗигале рәвештә вафат булган Апанай мәчете имам-хатыйбы, җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу өчен, Апанай мәдрәсәсенә җыела.
Очрашуларның күркәм күренеше – актуаль проблемаларны күтәреп, алар турында фикер алышу һәм чишү юлларын эзләү. Быел Россиядә игълан ителгән «Гаилә елы» һәм Татарстан мөфтияте игълан иткән «Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы» уңаеннан аралашу темасы буларак ир белән хатын мөнәсәбәтләре, гаилә кору һәм аны саклау, балаларны тәрбияләү мәсьәләсе сайланылган иде.Җыелышта Казан шәһәре казые, «Әхмәдзәки» мәчете имам-хатыйбы Булат хәзрәт Мөбәрәков, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең контроль-методик эш бүлеге мөдире Рамилә Җәмәлеева, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов һәм Казан шәһәренең Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин чыгыш ясады.
«Талак» сүзен уйнап та әйтмәгез!
Булат Мөбәрәков Татарстанда гаилә кору алдыннан яшьләр үзләренең вазыйфалары, хаклары, әти-әни мөнәсәбәте белән таныша алырлык гаилә кору үзәге яки мәйданы булдыру кирәклеге тәкъдиме белән чыкты. Аннан соң ул хәзерге гаиләдәге һәм ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрдә туган проблемаларны аңлатып узды.
Бүгенге көндә күпчелек кеше шәригать мәсьәләләре белән таныш түгел. Мәсәлән, ир-атлар «талак» сүзен белә һәм аны уйнап әйтәләр, әмма «талак» – юридик көче булган һәм кире кайтарып булмый торган нәтиҗәләргә ия булган сүз ул.
Җәһилият чорында, ягъни ислам дине килгәнче, ир-атлар үзләренең хатыннарын мыскыл итә торган булалар. Мәсәлән, талак бирә һәм «гыйддә»се («гыйддә» – өч күрем вакыты – «Интертат») бетәр-бетмәс кире кайтара, һәм бу күренеш күп тапкырлар кабатлана торган була. Менә шундый мыскыл булмасын өчен, Аллаһы Тәгалә аны 3 талак белән чикли, – диде Булат хәзрәт.
«Интертат»та чыккан язмада «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин «талак» мәсьәләсен төгәлрәк аңлата. Аның сүзләренчә, «талак» сүзе 3 тапкыр әйтелгәннән соң, ир-ат кеше хатынын билгеле бер шартлар үтәлмичә, никах укытып кына кайтара алмый. Таләпләр буенча, хатын-кыз башка кешегә кияүгә чыгарга, аерылышырга һәм 3 ай, ягъни гыйддә вакыты узганнан соң гына кире кайта ала.
Ә талак 1 тапкыр гына әйтелсә, ир белән хатын бергә яшәүләрен дәвам итә алалар һәм 3 ай вакыт узмаган булса, ир кеше, кире уйлап, хатынын кайтара ала. 3 ай вакыт узган очракта, яңадан никах укытылырга һәм мәһәр түләнергә тиеш була. Әмма бу да шулай ук өчтән күбрәк тапкыр кабатлана алмый.
Элеккеге заманда әти-әниләр яшьләргә гаиләне сакларга ярдәм итәләр иде, ләкин хәзерге вакытта күпчелек очракта нәкъ менә әти-әниләр гаиләнең таркалуына сәбәп булалар. «Син кит аңардан, ул – начар ир» дигән сүзләрне ишетергә туры килә ата-аналардан. «Начар һәм яхшы кеше» дигән нәрсә юк, төзәлергә теләүче һәм теләмәүче кешеләр генә була.
Шулай ук балаларны тәрбияләү мәсьәләсендә дә туктап узасым килә. Без балаларыбызга нинди үрнәк булачагыбызны уйларга тиешбез, иң беренче чиратта үзебезне тәрбияләргә кирәк. Сүз белән балага әйтергә мөмкин: «Телефонда уйнама, социаль челтәрләрдә күп утырма», – дип, әмма әти-әни үзе үрнәк түгел һәм, киресенчә, телефонда утыра икән, аның бернинди файдасы юк. Ата-ана балаларына үрнәк булып, яхшы мөнәсәбәтне күрсәтергә тиеш», – дип тә искәртте Булат хәзрәт Мөбәрәков.
«Хатын-кыз зур мәһәр сорый алмый, ул символик рәвештә генә бирелә»
Соңыннан катнашучылар хәзрәткә кызыксындырган сорауларын бирделәр. «Кияүгә чыкканда хатын-кыз зур мәһәр сорый алмый, ул символик рәвештә генә бирелә. Мәсәлән, 1 млн мәһәр сорасам, мине кияүгә алмыйлар бит. Сез бу турыда нәрсә әйтә аласыз?» – диде катнашучыларның берсе.
Әгәр дә хатын-кыз кияүдә булмаган, яшь кыз һәм тулы гаиләдән икән, ул зур мәһәр таләп итә ала. Һәм аны шунда ук түләү мәҗбүри түгел, үзара түләүләрне ай саен билгеле бер суммада кайтарып бару турында да сөйләшергә була.
Ләкин бүгенге көндә күпчелек кешеләр материаль кыйммәтләр белән яшиләр, шуңа күрә гарантияләр, никах шартнамәсе турында да уйларга кирәк. Мәсәлән, мин үземнең хатынга миллион түлим, ә ул бернинди сәбәпсез гаиләдән китә. Мондый очракта нишләргә? Әгәрдә ул объектив сәбәпсез китә икән, ул вакытта бөтен мәһәрне кайтара. Шулай итеп килешәләр икән, бернинди проблема да юк, – дип җавап кайтарды хәзрәт.
«Хатын-кыз – мөселман, ә ир кеше мөселман түгел икән, без никах укымыйбыз»
«Хәзер катнаш гаиләләр бик күбәйде, һәм аерылышулар нәкъ шул катнаш гаиләләрдә килеп чыга. Менә шушы катнаш гаиләләрне булдырмас өчен берәр нәрсә эшләнеләме?» – дигән сорауга Булат хәзрәт җавап бирде.
Катнаш дигәндә, нинди катнаш икәнлеген аңларга кирәк. Әгәрдә хатын-кыз – мөселман, ә ир кеше мөселман түгел икән, без никах укымыйбыз. Миллион тапкыр никах укытсаң да, андый никах дөрес булмый. Әти-әнисе: «Әйе» дип әйт, имам белән ризалаш», – дип торсалар да, андый никах кабул булмый. Бу – беренче мисал.
Икенче мисал, әгәр дә хатын-кыз – мөселман түгел, ә ир кеше мөселман икән, ул вакытта хатын-кызга ислам динен кабул итәргә тәкъдим ителә. Ислам динен кабул итәргә риза булмаса, никах укытыр алдыннан имам кызга балаларның ислам дине буенча тәрбияләнергә тиешлеген аңлата. Ә гомуми кагыйдә буенча, күпчелек очракта, ике дин вәкиле арасында никах укылмый.
Тагын бер очрак – ир-ат та, хатын-кыз да мөселман, әмма ике милләт вәкиле. Әлбәттә, без моңа игътибар итәргә тиешбез, ләкин яшьләр белән эшне алдан алып барырга кирәк, алар арасында эмоциональ бәйләнеш барлыкка килгәннән соң, нәрсәдер аңлатып торуның файдасы юк.
«Ир-ат кемне якларга тиеш – әнинеме, хатыннымы?»
Гомер-гомергә иң актуаль мәсьәлә – ул кайнана белән килен мөнәсәбәтләре һәм «ир-ат әни кешенеме яки хатынны якларга тиешме» дигән сорау. Бу юлы да әлеге сорау бирелмичә калмады.
Бу мәсьәләгә ир-ат кешеләр хикмәт белән карарга тиеш. Гомуми кагыйдә буенча, ир-ат кеше әнисе нәрсә әйтә, шуны тыңлый. Ләкин әни кешеләр еш кына «гиперопека» белән шөгыльләнәләр һәм малайлары яшь хатын алганнан соң көнли башлыйлар, әгәр дә ана кеше гадел түгел икән киленгә карата, әлбәттә, ир-ат хатынын якларга тиеш.
Гомумән, яшьләрнең әти-әнисеннән аерым яшәргә хаклары бар, чөнки ничек кенә булмасын, ике якның мәнфәгатьләре каршы булачак. Балалар әти-әнисенә яхшы мөнәсәбәттә булырга тиешләр, ләкин әти-әнинең яшь гаиләдә тынычлык булсын өчен генә катнашырга хакы бар, әгәрдә катнашу начарлыкка алып бара икән, ул катнашуны өзәргә кирәк, – дип җавап бирде Булат Мөбәрәков.
«Позорный» журналистлар
Соңгы сорау бирелгәннән соң, Булат хәзрәт, түгәрәк өстәлнең гаилә проблемаларына багышланганлыгын онытыпмы, әллә күңелендә җыелганны әйтергә теләпме, журналистларны гаепләүгә күчте. Сорау алдагыча яңгырады: «Күптән түгел бер видео тарлды. Анда хәзрәт хатынны ничек кыйнарга кирәклеген өйрәтеп утыра. Хатынны кыйнау – ул дөрес эшме? Шундый сүзләр белән хәзрәтләр безнең ирләребезне бозмыйлармы?»
Бозалар, аны журналистлар бозалар. Алар мәгълүмат белән эшләгәндә әманәтне аңларга тиешләр. Хәдисләрне өйрәнүче, мәгълүматны җыючылар бүгенге журналистларга карасалар, кыямәт көненә кадәр аларның исемнәрен китапларга «позорный» рәвештә язарлар иде, чөнки әманәтне сакламыйлар, контексттан өзеп, үзләренә кликбейт ясыйлар, укысыннар өчен эшлиләр. Хәзер кешеләр мәкаләне укымыйлар, ә аның баш исемен генә укыйлар һәм шунда ук комментарий яза башлыйлар. Кешеләрне адаштырасың, дөрес аңламауларына сәбәпче буласың икән, син беркем түгел. Син, бәлки, журналистсыңдыр, ләкин син – «позорный» журналист.
Үземенең тәҗрибәдән чыгып әйтәм: миңа килүче олы яшьтәге кешеләрдән мин «разочарован». Хәзерге вакыттагы кешеләр бер-берсе белән килешә алмыйлар, беркем дә компромисска барырга теләми, – диде хәзрәт.
Журналистлар турында сүз күтәрелгәч, әңгәмәгә Ирек Шәрипов та кушылды. Ул Төркиядә дин әһеленнән ишеткән сүзләрен искә алды.
Истанбулның бер мәчетенә кергәннән соң, безне имам каршы алды. Кайдан килүебезне белешкәннән соң, безнең халкыбызга булган ачуын белдерде. «Сез – ислам динен шаманлыкка әйләндереп бетергән халык. Сез нигә, үзегез дога кыласы урынга, мәчеткә барасыз да, сәдака биреп, дога кылдыртасыз? Нигә белемне үзегез алырга теләмисез, хәзрәттән сорыйсыз?» – диде ул. Белемне үзебезгә алырга кирәк һәм һәрбер сорауга да җавап бирергә кирәкми. Журналист буларак әйтәм, сорауны шундый итеп куярга мөмкин, «әйе» дисәң дә, «юк» дисәң дә – син гаепле. Шуны кулланалар да инде, безнең хәзрәтләребез җавап бирергә тырыша, әмма аңа җавап биреп булмый. Ал да укы, аның җавабы Коръәндә бар.
Чыннан да, динебездән шаманлык ясамыйк, безнең һәрберебез үзе кул күтәреп, әти-әнисенә, әби-бабасына дога кылырга, үзе динне белергә тиеш, мәчеткә кибеткә барган кебек барырга тиеш түгел. Мәчеткә гыйбадәт кылырга барырга кирәк, ә өстән бурычны төшерергә түгел, – дип әйтте ул.
«Соңгы елны аерылышу һәм өйләнешү очраклары кимеде»
ЗАГС вәкиле Рамилә Җәмәлеева статистик мәгълүматларны китерде. Аның сүзләренчә, 2023 елның һәм 2024 елның беренче ярты еллык мәгълүматлары буенча, аерылышу да, шулай ук өйләнешү очраклары да кимегән.
Аерылышучыларның 4 проценты – ул бергә 1 елга кадәр генә яшәүчеләр, ә аерылышучыларның 30 проценты – ул бергә 10-20 ел яшәп, уртак балалары булган гаиләләр. Кызганычка, безнең гаризада аерылышуның сәбәбен атау каралмаган, шуңа мин аларны атый алмыйм. Шулай ук никахны өзү турындагы актларның 80 проценты суд карары нигезендә төзелә, ягъни никах туктатылган була, ә ЗАГСта ул юридик көчен ала, – дип аңлатты ул.
Рәүф Хәсәнов үзенең чыгышында татар гаиләсен булдыру һәм саклау өчен 3 таләпне истә тотырга кирәклеген билгеләде: милли тел, милли кием һәм гореф-гадәтләр. «Татарлыгыбызны саклап калырга телибез икән, безнең гаиләләребез – чын татар гаиләләре булырга тиеш. Без балаларыбызны татар телендә тәрбияләп, аларга милли горурлык хисен бирергә тиеш», – дип тәмамлады ул.
Свежие комментарии