На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Ауган машинаны күреп, ярдәм итәргә туктаган иде». Балтачта дүрт егет табибны кыйнаган

Балтач районында яшь егетләр табиб булып эшләүче ир-атны кыйнаган. Табиб юлда ярдәм күрсәтергә туктаган булган. Бу турыда «Происшествия Татарстан» телеграм-каналы хәбәр итте.

11 майда табиб ир-ат үз машинасында бара, ул юл кырыенда ауган автомобильне күреп, туктый. Ләкин аның үзенә һөҗүм итәләр. Бу турыда табибның туганы социаль челтәрләрдә язган.

Аның сүзләренчә, абыйсын 4 егет кыйный, башына пистолет терәп куеп, үтерү белән яныйлар. Имгәнгән табибның машинасындагы видеорегистратор әлеге хәлне төшереп тора.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, табиб белән егетләр әйткәләшкән, аннары низаг чыккан.

Кыйналган табибка 31 яшь, ул хастаханәгә үзе килгән. Дәваланганнан соң, судмедэкспертиза булачак. Низагта катнашкан 18-21 яшьлек 4 ир-атны тоткарлаганнар. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Бүген «Татар-информ» Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган.

Зыян күргән табибның мәнфәгатьләрен адвокат Руслан Нагиев яклаячак, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх