Блогер Олеся Лесная «Татар җыры» фестивалендә сәхнә артында артистларга кызыксындырган сорауларын биргән. Аның сорауларына җавап бирүчеләр арасында Татарстанның атказанган артисты, «Татар җыры»ның ике дистә елдан артык алыштыргысыз алып баручысы Гөлназ Сәфәрова да бар.
– Бу күлмәгегез ничә сум тора?
– Бу – сер түгел, күлмәк 180 мең сум тора.
– Әлегә бу – сезнең «Татар җыры»нда чыгыш ясаган иң кыйммәтле күлмәгегез бугай…
– Шулаймени? Киеп-киеп, ул бәяне чыгарырга исәп.
– Әгәр сезнең урынга башка алып баручы килсә, нинди хис-тойгылар булыр иде?
– Бу сорауны үземә 10 ел элек бирсәм, «ничек инде мин түгел» дип әйтер идем, күңелсезләнер идем, кәефем төшәр иде, бәлки, көнләшер идем ул кешедән. Ә хәзер моңа адекват карыйм. Хәзер шундый яшьтәмен, «хәерле юл» дияр идем, чөнки сәхнә матурлыкны, яшьләрне ярата. Ләкин мин әле яшь һәм матур. Әмма инде кемдер килсә, мин кәефемне төшермәчәкмен.
– Иренегезне күперткәнгә әбиегез бер сүз әйтмәдеме?
– Әйтте инде, «җүләр сатып йөрисең инде, табигый матурлыгыңны бозып» диде. Аннары кабат карады да, «нормально-нормально» диде.
Свежие комментарии