На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

«Абыема инсульт булды, ә хатыны «йөри» башлады...»

Абыем Руфат (барлык исемнәр үзгәртелде) 51 яшендә ишемик инсульт кичерде. Тап-таза, дастыйн буйлы ир-ат урын өстенә калды.

Абый – безнең гаиләдә өлкән бала. Мин – уртанчы. Бездән соң сеңлебез Илзирә бар. Абыйның хатыны Эльза белән 2 уллары бар. Мин дә ирем белән 1 кыз, 1 малай үстерәм. Илзирә кияүдә, балалары юк.

Башка шәһәрдә торалар. 2 ел элек әнине авылдан үзләренә алып киттеләр. Алар белән сирәгрәк күрешәбез. Абый белән гел аралашып тордык, ул минем иң якын кешем булды. Балалар бергә уйнап, бергә мәктәпкә йөреп үсте. Гаиләләр белән бәйрәм саен җыелышып утыра торган булдык. Бик күңелле яшәдек. Балалар үсеп, укырга чыгып китешеп беткәч, эшкә урнашып, башка шәһәрләрдә тора башлагач та, абый һәм аның хатыны белән, йә – без аларга, йә алар безгә атлаган саен кич утырырга йөрдек. Яңа елларны бергә каршыладык. Көннәрнең берендә, гел уйламаган җирдән, безнең гаиләгә зур бәхетсезлек килде...

Абыйның хатыны Эльза миңа төнгә каршы шалтыратты. Абыйга инсульт булганын хәбәр итте. Бу мизгелдә минем аяк астында җир убылды...

Безнең әти мин мәктәптә укыган чакта үлде. Шул көннән бирле абый минем терәгем, яклаучым, ярдәмчем, киңәшчем булды. Илзирә белән миңа әтине алмаштырды ул. Шундый абыебыз булганга күрә генә әтисезлек ачысын артык тоймадык. Әни дә гел шуңа куанып яшәде. «Әле ярый, Аллаһ кушып, беренчебез малай булган», – дип кабатлый торган булды гел.

Абыйга иртә олыгаерга туры килде. Әти үлгәндә, ул 9 сыйныфны тәмамлый иде. Училищега керде, эшкә урнашты. Әнигә ярдәм итәм дип, акча эшләргә тырышты. Тиздән укудан китәргә туры килде, эш белән укуны алып бара алмады. Илзирә белән мине мәктәптән соң укырга кертергә, укытып чыгарырга, дигән сүзендә нык торды. Әни белән икесе, эшләп, безне укыттылар, кеше иттеләр, аякка бастырдылар. Абый безгә чын мәгънәдә әтине алмаштырды. Абый өчен Ходайга рәхмәт әйтеп туя алмыйм. Шуңа күрә ул – безнең барыбыз өчен дә бик кадерле кеше. Әни өчен дә, Илзирә белән минем өчен дә. Абыйга инсульт булган көнне безне «яшен суккандай» булды.

Эльза сөйләгәнчә, абый ул көнне иртән сменадан сәер хәлдә кайтып кергән. Ул каравылчы булып эшли иде. Кыяфәтеннән күренгәнчә, төнлә эштә эчкән булган. Үзе белән бер шешә аракы да күтәреп кайткан. Бераз баш төзәтәм дә, ятып йоклыйм, уянуга бар да яхшы була, дип ышандырган хатынын. Төне буе йокламадым, хәл юк, бик нык йокы килә, дип тә өстәгән.

«Ул бик сәер күренә иде, сөйләгәнен аңлап булмаслык иде, һич теле әйләнми иде», – дип сөйли Эльза. Аяклары көчкә атлый иде, аш бүлмәсендә өстәлгә сөялеп басып калды, мин эшкә чыгып киттем, ди. Эчкәнен ошатмадым, әмма ачуланышып торырга вакыт юк иде, эштән кайтуыма айныр, шунда сөйләшербез, дидем, дип искә ала ул иртәне. Эльза ул вакытта мебель кибетендә иртәнге сәгать 7дән кичке 7гә кадәр эшли иде. Эштә чакта берничә тапкыр абыйга шалтыратып караган, абый исә җавап бирмәгән. Айныганчы берни ишетми йоклый инде бу хәзер, дип уйлаган Эльза.

Кич белән эштән кайтып кергәч, ул ишекне үзенең ачкычлары белән ачып кергән. Абыйны һаман йоклыйдыр, дип уйлаган. Әмма аш бүлмәсенә керсә, абый идәндә ята икән. Башта исерек көе егылып йоклап ятамы әллә, дигән. Тик аннары нәрсәдер булганын аңлап алган. «Ашыгыч ярдәм» чакырган. Абыйны хастаханәгә алып киткәннәр. Эльза, төнгә каршы шалтыратып, миңа куркыныч хәбәр җиткерде.

Хатыны кайтып табиблар чакыртканчы, абый ничә сәгать буе шулай идәндә ятканын берәү дә белми... Хәле начарлану белән «ашыгыч ярдәм» чакыртучы булса, нәтиҗәләр бу кадәр җитди булмас иде дә, бәлки. Абыйның гәүдәсенең уң ягы параличланды. Уң кулы бөтенләй эшләми, уң аягы йөрми. Бик начар сөйләшә, авазлар гына чыгара ала, аңлашылырлык итеп бер генә сүз дә әйтә алмый. Тап-таза ир-ат инвалид калды... Хәзер абый урын өстендә, аны кечкенә баланы караган кебек карарга кирәк.

Уллары икесе дә зур егетләр инде. Икесе дә Санкт-Петербургта укыдылар, хәзер шунда эшлиләр. Абый янында тәүлек әйләнәсе торырга кирәк, астын җыярга, көненә берничә мәртәбә юындырырга, кашыклап ашатырга, массажлар ясарга. Хатынына эштән китәргә туры килде.

Абый белән бу хәл булгач, әни бик каты елады. Бик бетеренде. Әни – 70не узган карчык. Болай каты борчылудан үзенә дә бер-бер нәрсә булмасын, дип куркып тордык сеңлем белән. Әни шул вакытта миңа: «Кызым, сүземне васыять итеп кабул ит, син абыйларың янында яшисең, абыеңны берүк ташлый күрмә, ярдәм ит, хатын – ул хатын, ә син – аңа туган кеше, аны берәү дә синең кадәр карый алмас», – диде. Сизенгәндер инде...

Әлбәттә, мин абый өчен гомеремне дә бирергә әзер идем. Мин аны шул дәрәҗәдә хөрмәт итәм. Тик абыйны инвалид итеп күрү шундый авыр... Ул шундый көчсез булып урын өстендә ята. Аягына баса алмый. Бер сүз әйтә алмый. Мондый хәлдә ятуы өчен ояла да кебек. Йөрәгем әрни, телгәләнә, тик берничекләр генә дә абыйга ярдәм итә алмыйм...

Үземнең тормышны, эшне, ирем белән 2 баламны ташлап, абыйны карарга барып утыра да алмыйм шул. Тик буш вакытым булган саен киләм. Эштән соң кич кайтышлый кереп чыгам. Ял көннәрендә көне буена барам. Ашамлыклар, кирәк-ярак әйберләр алып киләм.

Эльза турында гел начар әйтә алмыйм. Ул ел ярымнан артык абыйны карады, гел янында булды. Ирен аякка бастырырга дип, мөмкин булган барнәрсәне эшләде. Аның белән бергә тернәкләндерү үзәкләрендә ятты. Укып чыгып, машина йөртү таныклыгы алды, абыйның машинасында йөрергә өйрәнде. Абыйны массажга, логопедка, сөлекләр белән дәваланырга машинада йөртте. Интернет аша махсус массаж ясарга өйрәнде, төрле массажерлар сатып алды. Абыйны бик кайгыртты, бик тырышты Эльза.

Әмма соңгы арада аның үз-үзен тотышы борчый башлады. Элек эштән кайтышлый кергәндә, Эльза гел өйдә каршы ала, абый янында була торган иде. Мин аны үз эшләре белән чыгарып җибәрә, абый белән 1-2 сәгатькә үзем утырып кала идем. Фатирларыннан үз ачкычым бар иде. Шулай, җай чыкканда, аны алмаштырырга, абый янына кереп торырга тырыша идем. Бервакыт шулай эштән соң кердем, ә Эльза өйдә юк. Абыйны сөендерергә дип төрле ризыклар, җиләк-җимешләр сатып алып керсәм, абый берүзе ята. Эльзага шалтыраттым. «Бер танышым янында идем, кичке 9ларга кадәр утырып торалмассыңмы икән», – ди бу миңа. «Кич Руфатны ашат та, кайтып китә тор, көтеп утырма, мин 9ларда кайтып җитәм», – ди.

Мин телсез калдым... Ничек итеп инвалид иреңне бер ялгызын урын өстендә калдырып чыгып китәрсең?! Алай була ди мени?! Ул бит ятактан торып бәдрәфкә дә бара алмый... Мин бик нык үртәлдем. Эльзаны көтәргә булдым. Кайткач, аның белән сөйләшергә уйладым. Ләкин ул кичке 9да да, 10да да кайтып кермәде. Тәмам кызып, мин аңа шалтыратырга тотындым. Җавап бирмәде. Ул төнне мин аларның фатирында куна калдым. Иртән эшкә шалтыратып, 1 көн ял бирүләрен сорадым. Абыйны ашаттым, юындырдым. Эльза төшкә таба кайтып керде. Күз алдыгызга китерәсезме?!

Әгәр мин ул кичне кермәгән булсам, абый тәүлек буе диярлек өйдә берүзе ятар иде микәнни?! Бу хатынның башы бөтенләй эшләмиме икән әллә?! Хәзер ничек итеп абыйны шушы кешегә ышанып калдырырга... Эльза үзе һич аптырамый төсле. «Дус кызның туган көне иде, бераз эчтек, йоклап киткәнмен. Гомер эченә бер шулай каядыр бардым, нәрсә булган шуннан», – ди. Бу – нормаль хәлме?! Ире ашый, эчә, бәдрәфкә бара алмас хәлдә ята, ә ул эчеп, күңел ачып йөри...

Ул көнне без Эльза белән бик каты ачуланыштык. Мин аңа шактый каты итеп әйттем. «Ничек итеп инвалид иреңне калдырып эчеп йөри аласың син?» – дидем. Эльза миңа шунда: «Мин инде ел ярымнан артык янәшәсеннән китмим аның! Бөтен эшне берүзем эшлим! Ә сез, аның туганнары, читтән карап өйрәтеп кенә торасыз. Мин Руфатны машинага өстерәп алып чыгып утыртам! Ваннага сыртыма салып өстерәп алып керәм! Ничек итеп алып чыга микән, алып керә микән, дип уйлаганыгыз бармы? Юктыр шул! Аны ничекләр итеп интегеп караганымны үзем генә беләм! Ә син кунакка килгән төсле генә киләсең, карават очында утырып торасың да кайтып китәсең! Ирең элек бәйрәм саен бездә тәгәри-тәгәри ашый, эчә иде, бик ярата иде бездә кунак булырга. Руфат урын өстендә калганнан бирле килгәне түгел, хәл сорап шалтыратканы да юк! Ел ярымнан артык исәнләшкәне дә юк безнең белән! Элек бик дус иде Руфат белән, хәзер җирәнә!» – диде.

Эльзаның сүзләре йөрәгемне чәнчеде... Беләсезме, аның сүзләрендә хаклык бар бит. Эльзаның нинди олы хезмәт башкарганын беребез дә күз алдына китерми. Мин ярдәм иткән атлы булам, әмма минем 1-2 сәгать утырып китүемнән олы файда бармы? Абыйны тәүлек әйләнәсе карарга кирәк, ә мин аны үзебезгә алып китә алмыйм, ирем моңа каршы булачак.

Эльзаның шулай өйдән чыгып китеп югалып йөрүләре ешайды. Вакыт-вакыт кунарга да кайтмый. Кинәт бизәнеп, киенеп йөри башлады. Әллә берәр кеше белән йөриме икән? Һич аптырыйм... Сөйләшмәкче булган саен ачуланышып, кычкырышып туктыйбыз. «Абыең өчен шулкадәр борчыласың икән, «сиделка» ялла», – ди. Яллар идем дә, бәлки, әмма, ул очракта, мин бөтен хезмәт хакымны «сиделка»га биреп барачакмын. Ә безнең бит балалар бар. Алар инде кечкенә түгел, дөрес, әмма алар үскән саен, акча да күбрәк кирәк бит. Җитмәсә, ирем белән кредитларыбыз да бар.

Мин хәзер көн саен эштән кайтышлый абыйларга керәм. Бер көнне дә калдырмыйм. Эльзаны шулай тикшерәм. Абыйны карамаса, өйгә кайтмый йөрсә, аны үзебезгә алып китәрмен, дип уйладым инде. Ирем каршы. Бу хакта сөйләшкән саен, инвалидлар йорты, картлар йорты кебек җиргә тәрбиягә бирү турында сүз башлый. Мин абыйны беркайчан да андый җиргә илтеп атмаячакмын! Беркайчан да!

Эльза акылына килер, дип өметләнәм. Бәлки, ул арыгандыр, бераз ял итәсе генә киләдер. «Җәйгә кадәр сабыр ит тә, абыйны берәр айга шәхси пансионатка илтербез, аны анда әйбәтләп карарлар, син тыныч күңел белән ял итә алырсың», – дигән идем беркөнне. «Җәен улыбыз отпуск вакытында кайтам дигән иде, юк, илтмик, Руфат балаларны бик сагына», – дип җавап бирде. Эльза абыйны яратадыр, күңеле кайтмагандыр, дип ышанасым килә.

Бу ситуацияне ничек хәл итәргә микән? Бәлки, укучылар арасында берәр киңәш бирүче, берәр тарих белән бүлешүче кеше булыр? Бик рәхмәтле булыр идем!

 

Ссылка на первоисточник
наверх