На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Трассада юл сорашырга туктаган әти кеше машинадан чыккан улын онытып калдырган

Көньякта ял итеп, улы белән автомобильдә кайтып килүче ир-ат «Дон» М-4 трассасында үзенең баласын онытып калдырган. Бу хакта «Берләштерелгән түләүләрне җыю системалары» (ОССП) ҖЧҖ хәбәр итә, дип яза «Вести» каналы.

Юлның 545 нче километрында машина йөртүче бераз адашкан һәм юлны сорашу өчен туктаган.

Әтисе сөйләшкән арада улы бәдрәфкә чыккан. Әтисе моны белми дә калган, машинага утырып китеп барган. Яшүсмер әтисенә шалтырата да алмаган – аның телефоны машинада калган.

Аптыраган малайны «Берләштерелгән түләүләрне җыю системалары» хезмәткәрләре күреп алган. Беренче эш итеп, аларның берсе үсмергә курткасын биргән – урамда сизелерлек салкын булган.

Шуннан соң смена башлыгы оператор белән элемтәгә кергән, һәм оешманың авария комиссары юлга чыккан. Ул үсмернең әтисенә шалтыраткан, ни булганын аңлаткан һәм малайны кире кайтарырга ярдәм иткән. Сүз уңаеннан, әтисе улының машинада булмавын 14 километр үткәч кенә аңлаган, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх