На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Сахалинда балаларга аборт видеосы күрсәткәннәр

Бүген Россия мәгълүмат чаралары Сахалиның Оха шәһәрендә №7 мәктәбендәге югары класс укучыларына аборт видеосы күрсәтүләре турында язды. Бераздан аның видеосы да чыкты – аннан аңлашылганча, актлар залына җыелган укучыларга зур экраннан медицина процедурасы күрсәтелә, анда абортларның үлемгә китерергә мөмкин булуы, организмга зыян салуы сөйләнелә.

Укучыларның кайберләре читкә карый, кайберләре күзләрен йомган дип язалар. Актлар залында малайлар да, кызлар да булган. Кайбер укучылар бәдрәфтә коскан да.

Мәктәп директоры, эшем күп дип, журналистларга интервью бирмәгән.

Дәүләт Думасы депутаты Нина Останина, бу вакыйга уңаеннан, Генераль прокуратурага мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә «ДумаТВ».

Останина мәгариф системасы балаларның психик халәтенә зыян салмаска тиеш. «Әти-әниләр рөхсәт биргәнме?» дигән сорау куя ул. Депутат шулай ук мәгариф министры Сергей Кравцовка да мөрәҗәгать иткән. Ул мәктәп директоры һәм педагоглар җавапка тартылырга тиеш дигән. «Мондый чараларның бернинди файдасы юк, ул кире эффект кына бирергә мөмкин», дигән депутат.

 

Ссылка на первоисточник
наверх