Киров өлкәсе татарларының тарихны кадерләп саклауларын, музей эшләрен гөрләтеп алып баруларын күреп сөенеп кайттык😍
Әлеге видеоязма өлкәнең Малмыж районындагы Татар Конбашы авылының мәктәп музеенда төшерелде.
«Бүгенге көндә биредә безнең 1 меңнән артык экспонат җыелган. Музеебызда күптөрле чаралар, дәресләр үткәрелә.
Авыл халкы да монда тарих белән таныша. Мәктәп балалары да музей мәгълүмәтләре ярдәмендә фәнни-тикшеренү эшләре ясый. Музей — авыл өчен кадерле, җанга якын урын», — дип таныштырды музей белән Татар Конбашы авылы китапханәчесе Гөлфия Мостафина.
✍️📹 Юлай Низаев
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии