На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошел на Х... И не лезь в ЭКРАН. Всё равно к тебе никто не пойдет...Сөяк мие доноры б...
  • Vadim Russ
    Плохо что ли 1 числа?Салават Фәтхетдин...
  • Галина Соколова
    А перевод!?Җир һәм мөлкәт мө...

Саескан белән фил көзгедә үзен таный, ә эт көзгедәге сурәтенә ник өрә?

Кинолог сүзләренчә, этләр үзләренең көзгедәге сурәтен танымый. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Этләр көзгегә карап, үзенең сурәте белән кызыксына, ләкин ул беркайчан да үзен танымый. Бу турыда Россия Кинология федерациясе президенты Владимир Голубев әйткән.

«Эт үзенең чагылышына карап өргәч, көлке тоела.

Тик ул үз-үзенә өрми. Эш шунда – этләр башка этләрне тану өчен күрү түгел, ә ис сизү сәләтен куллана. Сурәтне иснәгәч, эт теге якта беркем булмавын аңлый, шуннан соң ул көзге белән кызыксынуын да ташлый», – ди белгеч.

Аның сүзләренчә, эт көзгене күргәч, ул үзен яки үзе кебек этне күргән кебек тоела, ул аны өйрәнергә маташа. Аны әйләнеп узмакчы була, өрә, һөҗүм итәргә дә маташырга мөмкин. Ләкин ис тоелмагач, ул тиз генә башка шөгыльгә күчә.

Кинолог сүзләренчә, көзгедән үзен кәрлә шимпанзе, орангутанг, шимпанзе, горилла, афалин, касатка, фил һәм саескан таный, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх