На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

11 подписчиков

Свежие комментарии

Нинди ризыкларны микродулкынлы мичтә җылытырга ярамый?

Кабыгы яки тышлыгы калын булган продуктларны микродулкынлы мичтә җылытмау хәерле. Җылыта башлаган очракта, кабыкны яки тышлыкны тишәргә кирәк. Бу – сосиска, колбаса, помидор, алма.

«Температура тиз күтәрелү нәтиҗәсендә ризык эчендә басым һәм күләм арта, бу – тышлыкның бөтенлеген боза, һәм шартлау булырга мөмкин», – ди РОСБИОТЕХ университетында кафедра җитәкчесе Дмитрий Куликов.

Ул бу темага «РИА Новости»га сөйләгән.

Пешкән йомырканың кабыгын чистартып, кисәкләргә бүлеп кую хәерле.

Чи йомырканы микродулкынлы мичкә куярга ярамый.

Мондый мичтә итне еш җылытырга ярамый, бу – йөрәк-кан тамырлары авырулары китереп чыгаруы ихтимал. Итле ризыкларны җылытканда аның составында холестерин оксидлашу продуктлары барлыкка килә.

Җиләкләрне микродулкынлы мичкә куйсаң, С витамины бетә, бөртекле ботка, мюслида зарарлы матдәләр – ирекле радикаллар барлыкка килә, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх