На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

«Башын кисеп алган да йокларга яткан»

Хабаровск шәһәрендә яшәүче ир-атны үтереп, башын кисеп алганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

2024 елның июлендә бер фатирда башсыз мәет табыла. 51 яшьлек ир-ат янына кунакка күршесе керә. Алар табын корып, эчеп утыра, аннары талаша башлыйлар. Кунак хуҗаны кимсетерлек сүз әйтә. Хуҗа кунакка ташлана.

Тикшерү версиясе буенча, хуҗа пычак ала һәм күршесенә берничә тапкыр кадый. Экспертлар мәеттә кимендә 27 тапкыр суккан эз таба. Аннары җинаятьче мәетнең башын кисеп ала.

Хуҗа кеше күршесенең мәетен канга баткан кухняда калдыра, үзе йокларга кереп китә…

Бу вакытта ишеккә күршенең хатыны шакый башлый. Хуҗа ишекне ачарга ашыкмый, төрлечә кертмәскә маташа. Тик аннары ул ишекне ача, күрше хатыны фатирга уза.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Фатир хуҗасы гаебен тулысынча таный. Аны 9 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх