На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ике яшьлек бала пистолет тапкан да анасын атып үтергән

АКШта 2 яшьлек бала пистолет табып алган һәм анасын атып үтергән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 6 декабрьдә Калифорния штатының Фресно шәһәрендә була.

Пистолетны мәрхүмә хатынның дусты – 18 яшьлек егет ялгыш калдырып киткән. Аны полиция тоткарлаган, аннары судка кадәр җибәреп торганнар.

Әлеге ир-атны коралны тиешенчә сакламауда һәм бала гомере өчен куркыныч очрак барлыкка китерүдә гаеплиләр.

Табиблар исә 22 яшьлек әни кешенең гомерен саклап калу өчен тырышкан, ләкин булдыра алмаганнар. Аның 2 яшьлек улы һәм 8 айлык сабые ятим калган.

Ссылка на первоисточник
наверх