На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Бакча җиләгеннән кайнатма һәм мохито рецепты

Эх, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын тәмен... Әлеге тәмне мөмкин кадәр озаккарак сузу өчен, кышка әзерлек эшләрен башлыйбыз.

Бакча җиләгеннән тәмле кайнатма. Кайнатманы да төрлечә ясап карыйсы килә. Бу вареньены кайнатмыйча да ясап, туңдыргычта сакларга, шулай ук кайнатып та ясарга була.

Җиләкләрне чистартырга, юарга кирәк.

Кайнатма өчен 2 кг җиләк, 2 кг шикәр комы (җиләкнең баллылыгына карап азрак яки күбрәк салырга мөмкин) кирәк була.

1 кг җиләкне блендер белән вакларга яки изәргә, ә икенче килосын телемләп, калынрак итеп турарга. Икесен берләштереп, шикәр комы белән болгатып куярга. Ара-тирә болгатып торырга, шикәре эреп беткәч, сүрән утта 20 минут кайнатып алырга һәм, кайнар килеш, стерильләштерелгән банкаларга тутырырга мөмкин. Шулай ук кайнатмыйча гына банкаларга тутырырга һәм туңдыргычка куярга була.

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

Бакча җиләгеннән мохито. Бу эчемлекне баллы коктейль, мохито, компот дияргә дә була. Аны кышка сакларга да ясап куярга мөмкин, эссе көндә сусауны басу өчен дә әзерләргә була.

Мохито өчен виктория җиләге, лимон, бөтнек, шикәр комы кирәк.

Җиләкләрне юарга һәм чистартырга, лимонны юарга һәм телемләп кисәргә.

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

Банкаларны һәм капкачларны стерильләштерергә.

3 литрлы банкага: 500 грамм җиләк, боҗралап киселгән 2 лимон кисәге, 3-4 ботак бөтнек, 280 грамм шикәр комы салырга. Аларның өстенә кайнап чыккан су коярга. Банканың капкачларын ябып, 20 минут шулай тотарга. Аннары суны кәстрүлгә бушатырга, шикәр комы салып кайнатып чыгарырга һәм янә җиләк-җимеш өстенә салырга.

Банканың капкачларын ябарга, аны өстен аска әйләндереп төреп куярга. Мохитоны салкын урында сакларга.

Чәегезгә дә җиләк салырга онытмагыз!

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх