На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Кыяр уңышын ике тапкыр арттыра торган ашлама рецепты

Уңышы мул булсын өчен кыярны дөрес һәм даими ашларга һәм су сибәргә кирәк. Ә ашлама белән тукландыруны һәм су сибүне берләштерү – җиңел, дә уңайлы да, нәтиҗәле дә. Гади ашлама рецептын киңәшләр сайтында язалар.

Ашлауны кайчан башларга?

Иң уңай вакыт – рассаданы ачык туфракка яки теплицага күчереп утырткач.

Үсемлектә беренче яңа яфрак барлыкка килүгә, ашлама белән тукландыра башларга була. Тик, шуны истә тотыгыз: ашламаны файдалы матдәләр белән тулылансын өчен кимендә биш көн төнәтеп торырга кирәк.

Гади ашлама рецепты

Вакыт белән сыналган бу төнәтмә һәр үсемлектә җимешләр санын арттыра. Аны әзерләү өчен түбәндәгеләр кирәк:

  • 2 кг яңа җыелган кычыткан һәм тузганак (боларның берсен генә дә кулланырга була),
  • 30 гр коры яки 100 гр чи чүпрә (үсеш стимуляторы һәм В витаминнары чыганагы),
  • 3 аш кашыгы шикәр комы (чүпрәне активлаштыру өчен),
  • 2 стакан иләнгән каен көле (клийга һәм фосфорга бай),
  • 30 литр су.

Әзерләү

Үлән төнәтмәсе: кычытканны һәм тузганакны вак итеп турарга, өстенә 10 литр су салырга. 5 тәүлек тотарга, даими болгатып торырга кирәк – бу туфракны азот һәм органика белән баета.

Чүпрәле төнәтмә: 10 литр җылы суда шикәрне эретергә, чүпрә өстәргә һәм 2 сәгатькә җылы урында калдырырга – чүпрә туфракны файдалы микроорганизмнар белән баета.

Агач көле төнәтмәсе: 10 литр суга каен көле салып болгатыгыз һәм бер тәүлек төнәтегез, болгатып торыгыз. Бу калий һәм фосфор чыганагы.

Ашламаны дөрес куллану

Сибәр алдыннан шушы өч төнәтмәне бергә кушыгыз: бер чиләккә – 1 литр үлән, 1 литр чүпрә һәм 0,5 литр агач көле төнәтмәсе салырга кирәк.

Яхшылап болгатыгыз һәм кыярның тамырларына сибегез.

Саклау һәм куллану вакыты

Әзер катнашманы 3 көн эчендә кулланып бетерергә кирәк. Үлән төнәтмәсен туңдырып куярга һәм киләсе сезонга кадәр сакларга була.

Нәтиҗәсе

Тәҗрибәле бакчачылар сүзләренчә, мондый ашлама уңышны ике тапкырга арттырырга булыша. Әгәр ашлама сипмичә генә бер куактан 5 кыяр җыйсалар, бу рецепт белән исә, 12 кыяр җыярга була, дип ышандыралар киңәшләр сайтында.

 

Ссылка на первоисточник
наверх