На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Җырчы Алсу судта җиңелгән

Җырчы Алсу һәм бизнесмен Ян Абрамов 18 ел никахта тупланган милекне бүлешүләрен дәвам итәләр. Артистка бизнесменның хәрәкәтен чикләүне таләп итә, моны аның алдындагы бурыч йөкләмәләре белән аңлата. Әмма суд йолдызның дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тарткан, дип хәбәр итә Мәскәү шәһәренең гомуми юрисдикция судларының матбугат хезмәте.

Элеккеге ир белән хатынның бүлешерлек милке бар: «Лордс крикет граунд» стадионыннан ерак түгел Лондонда фатир, Кипрда, АКШта, Франциядә, Монакода һәм Россиядә күчемсез милек бар. Бизнесменның адвокаты Александр Добровинский ир белән хатынның активларын 30 миллиард сумга бәяләде. Процесс башында ир-ат элеккеге хатынына компенсация сыйфатында 2,5 миллиард тәкъдим иткән, дип хәбәр ителгән иде, тик Алсу баш тарткан.

Шунысы сөендерә, элеккеге ир белән хатын балаларын бүлешергә җыенмыйлар. Добровинский алар 3 варисны — 18 яшьлек Сафина, 17 яшьлек Микелла һәм 8 яшьлек Рафаэльне тәрбияләү мәсьәләләрендә «диалог алып баралар» дип әйткән. Балалар Алсу белән яшәргә кала, ләкин Абрамов белән тоткарлыксыз аралашалар. Алиментлар турында сүз дә юк: бизнесмен улын һәм ике кызын тулы күләмдә тәэмин итә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх