На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

«Тантана» театр премиясе: «Моңар биргән, моңар бүлгән, моңар бирми калдырган...»

Мәдәни күзәтчебез Рузилә Мөхәммәтова «Тантана» театр премиясе тапшыру тантанасын анализлый.

Соңгы елларда Татарстан театрлары буенча сәяхәт иткән – Чаллы, Әлмәт һәм Буа театрлары сәхнәләрендә бәхетле лауреатларга тапшырылган «Тантана» театр премиясе, вакытлыча булса да, туган театрының яңа сәхнәсенә әйләнеп кайтты.

«Белмим, әллә күпкә, әллә бик озакка...», Такташ әйтмешли... Әйе, быел ул Казанның Такташ урамында урнашкан бинасындагы зур сәхнәдә тапшырылды. Аның алдыннан театрның зур сәхнәсе мәңгелек «Зәңгәр шәл» белән ачылды да, Татарстанның бөтен театрларын канаты астына җыеп, «Тантана» театр премиясен һәм махсус премияләрне таратты.

Залда театрның кадерле кунаклары – Россиянең халык артисты, Александрийский театры президенты Валерий Фокин җитәкчелегендә Милли театрлар ассоциациясе әгъзалары да бар иде.

4 сәгатькә сузылган тамашада 17 номинациядә премияләр һәм махсус премияләр, шулай ук Дамир Сираҗиев исемендәге театр премиясе тапшырылды.

  • Сүз уңаеннан, тамашаның 4 сәгатькә якын баруы «картлар гына күп сөйли» дигән ышануны тулысы белән җимереп атты, чөнки лауреатларның күбесе яшьләр иде һәм аларның һәрберсе диярлек күп итеп сөйләде.

Сайлап алу комиссиясе быел Татарстанның 9 шәһәрендәге 24 театрында чыккан 73 спектакль караган. Бер спектакль антракт белән 3 сәгать бара, дип санасак, барлык спектакльләрне карап чыгу 10 тәүлеккә сузылган, дип санап чыгарган «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасының сценариен язучы иптәш. «Комиссия әгъзалары зур батырлык һәм театрны яратуларын күрсәткәннәр», – дип, ул язган текстны укыды алып баручылар.

Җәмәгать, театр бит ул – кино түгел, ул – тере сәнгать. Яки, декорацияләрен төяп, театр үзе тамашачы янына килә, яки тамашачы театрга бара. Комиссия әгъзаларының видео карап бәяләп утыруы бераз сәер, әлбәттә. Төньяктан көньякка – 290 км.лы, көнбатыштан көнчыгышка 460 км.лы республика бит ул – аны йөреп чыгып булмыймыни соң? Шәхсән мин тантана барышында телгә алынган (һәм телгә алынмый калган) спектакльләрнең барысын да диярлек барып карадым. Сәхнәдәге тере спектакльне комиссиядәге профессионаллар өчен сыйфатлы видео да алыштыра алмый, дип уйлыйм.

«Тантана» театр премиясенең схемасы болайрак. Федераль театр белгечләре – «Et Cetera» театрының сәнгать җитәкчесе урынбасары Дмитрий Мозговой, РФ Театр әһелләре берлегенең драма һәм милли театрлар кабинеты мөдире Марина Корчак, Александр театрының иҗади-мәгълүмати бүлеге җитәкчесе Елена Герусова; шулай ук үзебезнекеләр – «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр, «Казан» журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова, театр белгече Нияз Игъламов, ИЯЛИның фәнни хезмәткәре Елена Шевченко, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Гөлшат Фәттахова һәм Камал театрының маркетин буенча белгече Гөлназ Хәсәновадан торган комиссия башта 73 спектакль арасыннан номинантларны сайлап ала. Аннары шулар ук номинантлар арасыннан лауреатларга тавыш бирә. Комиссия җитәкчесе – мәдәният министры Ирада Әюпова.

Бәлки, кайчан да булса, киләчәктә «Тантана» театр премиясенә театр вәкилләрен кертү практикасы тукталыр. «Тантана»да чыннан да гаделлек тантана иткәнен күрсәтү өчен, кемнәрнеңдер күңелендә шик калмасын өчен, комиссиядә булган театр вәкиленә гаделлек хакына үз театры вәкиленә каршы тавыш бирергә туры килмәсен өчен.

«Тантана» театр премиясенең Гран-при дигән номинациясе юк. Аның каравы, иң яхшы спектакльләр бишәү – зур формат, кече формат, музыкаль спектакль, балалар спектакле һәм эксперимент.

  • «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә – Чаллы дәүләт курчак театрының «Господин Скороходов» спектакле;
  • «Иң яхшы кече форматлы спектакль» номинациясендә – Камал театрының «Казанга Тукай кайткан» спектакле;
  • «Иң яхшы зур форматлы спектакль» номинациясендә – «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының «Анам кыры» спектакле;
  • «Иң яхшы музыкаль спектакль» номинациясендә – Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының «Грек Зорба» спектакле;
  • «Эксперимент» номинациясендә – Әлмәт татар дәүләт театрында «Йорт» спектакле һәм Түбән Кама Яшь тамашачы театрының «Гробовщик» спектакле.

Игътибар итегез: зур форматлы иң яхшы спектакль, ягъни, «почти» гран-прины «Әкият» курчак театрының «Анам кыры» спектакле алды. Ягъни, иң күп «Алтын битлек»ле «Әкият» курчак театры тагын бер үрне алды – «Тантана»да җиңде. Сүз уңаеннан, бу театр өчен әле тагын бер катлаулы үр – Тукай премиясе калды.

Мин комиссиядә булсам, тамагым карлыкканчы бәхәсләшеп, «Иң яхшы зур форматлы спектакль» номинациясен Тинчурин театрының «Туган-тумача» спектакленә бирү ягында булыр идем. Ул спектакль игътибарсыз калмады калуын: актрисалар өчен иң кадерле номинацияләрнең берсе – «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясенең яртысын алды (Камал театры белән бүлешеп). Тинчурин театрында Шәрифә ролен талантлы башкарган Резеда Сәләхованы һәм Камал театрында «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектаклендә Әлфия ролен башкарган Ләйсән Гатауллинаны котлыйм.

Ә инде «Иң яхшы спектакль» дип танылган «Анам кыры» спектакле (режиссер – Илгиз Зәйниев) өчен мин бик шат. Беренчедән, ул – Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын күздә тотып, совет халкының тылдагы батырлыгын данлап чыгарылган спектакль. Әсәрнең ныклы нигезе бар – Чыңгыз Айтматов үзе язган. Икенчедән, курчак театры – бу игътибарга лаеклы театр – ул инде күптән билгеле бер аудиториягә хезмәт итүче, ягъни, балаларга әкиятләр күрсәтүче театр гына түгел. «Әкият» курчак театрында ясалган курчаклар күптән инде киң масштабта эш итә, һәм «Тантана» премиясенең быелгы карары шуны тану иде.

«Казанга Тукай кайткан» спектакле Тукай исемендәге дәүләт премиясенә иң перспективалы кандидатларның берсе булып күренә. Ул Камал театрының яңа бинада күрсәтелгән беренче спектакле иде. Аның «Иң яхшы кече форматлы спектакль» номинациясендә җиңүе гаять табигый.

Әлмәт театрының баш режиссеры Сәрдәр Тагировский Равил Сабыр пьесасы буенча чыгарган «Йорт» иммерсив спектакле «Эксперимент» номинациясендә лауреат булды. Театр дөньясында «Иммерсив театр» дигән жанр 2000 еллардан бирле яшәп килә түгелме соң? Бу жанр һаман да экспериментмени әле? Миңа калса, Әлмәт театрының икенче спекталке - Равил Сабыр романы нигезендә Александр Далматов куйган киноспектакле нәкъ менә «Эксперимент» номинациясе өчен иде. Бу – тулы канлы 7 «съемка көне» белән эшләнгән чын киноспектакль. Экспериментның да эксперименты! Ә безнең экспертлар яхшы сыйфатлы гап-гади иммерсив спектакльне «эксперимент» дип ахылдап утыра. Харап икән!

Ә «Йорт» спектакле – ниндидер башка номинацияләрдә лаеклы урынын алырга тиешле кызыклы спектакль. Ул татар театры дөньясы өчен моңарчы татар театрлары һәм режиссерлары алынмаган яңа күренеш, әмма эксперимент түгел.

Ә менә Минзәлә театрында Марсель Мәхмүтов чыгарган «Өйләнү» спектакле менә дигән эксперимент булып тоела. Миңа калса, классик әсәргә кызыклы яңача караш. Булат Гатауллин Кариев театрында чыгарган «Шайтан. Егет. Кыз» спектакле дә кызыклы эксперимент иде. Әмма «Тантана» экспериментлары артист-режиссерларга салкын карый, нигәдер...

«Тантана» премиясе лауреатлары арасында, нигәдер, Туфан Имаметдинов спектакльләре юк. Югыйсә, «экспериментлар остасы» бит ул безнең. Әллә үткән сезонда экспериментлары юк, әллә булганнары да комиссияне узмаган – бер Аллаһ белә.

Быел төп номинацияләрдә Түбән Кама, Минзәлә, Буа дәүләт театрлары да юк. Аның каравы, Түбән Кама Яшь тамашачы театры һәм Яшел Үзән музыкаль театры төп номинациягә «бер аягы» белән кергән: Әтнә белән Яшел Үзәнгә бер «Дебют»ны бүлеп биргәннәр, «Эксперимент» номинациясен Әлмәт белән Түбән Камага бүлгәннәр.

Ә менә «Живой город» заманча театрга ярдәм фондының спектакльләре «Тантана» театр премиясенә елдан-ел ныграк керә бара. Үзен театраль эстет дип санаган кеше «МОҢ» театр мәйданчыгының (Милли китапханәдә) «Картотека» спектаклен, үзен «светский» дип санаган кеше «Демидов утары» мәйданчыгындагы (Муса Җәлил урамы) «Табу» спектаклен карарга тиеш.

«Тантана» театр премиясенең номинантлары алдан халыкка чыгарылмаган һәм театрлар нык көрәшә торган бер номинациясе бар – «Намус һәм абруй». Һәр театрның хөрмәтле ветераннары бар, һәм театрларның үз ветераннарына шушы премияне алып бирәсе килә. Әмма номинация бер генә, ә ветераннар күп. Быел бу премиягә Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты Хәлимә Искәндәрова лаек булды. Хәлимә ханымның әле дә театрда рольләре бар. Быел ул Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» спектаклендә Галияне уйнады.

Хәлимә Искәндәровага премияне мәдәният министры Ирада Әюпова үзе тапшырды.

Ирада Әюпова: «Миннән журналистлар «Тантана»ның үзенчәлеге турында сорадылар. Мин Мәдәният министрлыгында күптәннән эшлим. Быел 17 ел була. 15 ел элек Фәрит Рәфкатовичның Зилә Рәхимьяновна янына килеп, озаклап фикер алышуларын хәтерлим. Шушы фикерләшүләрнең нәтиҗәсе булып, «Тантана» премиясе гамәлгә куелды. Бу премия турында сүз барганда, шуны әйтәсем килә: безнең халыкның, безнең мәдәниятнең, безнең театрның иң зур кыйммәте – буыннар алмашы. Театр ул – көн саен шушы могҗизаны тудыручы кешеләр, театр ул – сез һәм тамашачылар. Тамашачы сезгә ышана. Кешеләр арасындагы шушы күпер саклансын иде. Үткән белән киләчәк арасындагы күпер саклансын. Безнең уртак бурыч – күперләрне тотып торган баганаларны саклау. Бу инде – намус һәм абруй.

Хәлимә Искәндәрова: «Җәмәгать! Валлаһи, дим, көтмәдем. Чын күңелдән әйтәм. Ләкин «стоило прожить» – 85 яшькә җитеп, Хәлимә Искәндәрова булып, республика өчен әһәмиятле булган сәхнәдә сезнең алдыгызда басып торам. Рольдә булганда рәхәтләнеп уйныйсың, ә монда басып торганда аяклар калтырый. Гаҗәеп халәт! Сезгә дә шундый халәтне телим!»

«Намус һәм абруй» темасында булганда, «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасының тагын бер матур мизгеленә игътибар итик. Махсус премияләрнең берсе – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының «Милли музыкаль мирасны саклап калу һәм популярлаштыру» махсус призы Әлфия Айдарскаяга тапшырылды. Быел аңа 100 яшь тула. Үзе сәхнәгә чыкмаса да, ул залда иде.

«Тантана» театр премиясе кысаларында тагын бер кызыклы премия тапшырыла. Әлмәт театры тырышлыгы белән гамәлгә куелган Зәкия Туишева исемендәге премия. Аны сәхнәдән Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева үзе тапшыра. Профессиональ театр вәкилләренә тәгаенләнгән ике премиянең берсен Әлмәт театры артисты алса, икенчесе Татарстан театрларының берсе вәкиленә тапшырыла. Быел Зәкия Туишева исемендәге премиягә Раушания Фәйзуллина һәм Әтнә театры директор урынбасары, шагыйрә Гөлүсә Батталова лаек булды. Котлыйм!

Инде байтак еллар «Тантана» премиясе кысаларында Дамир Сираҗиев исемендәге премия тапшырыла. Ул 1999 елда «Җыен» фонды инициативасы белән гамәлгә куелган һәм Татар театрының туган көнендә – 22 декабрьдә тапшырыла иде. Хәзер ул «Тантана» театр премиясе эчендә махсус премия статусында карала.

Быел аның лауреатлары: Казан яшь тамашачы театрыннан Алексей Зильбер, Тинчурин театрыннан Миләүшә Нәҗмиева һәм «Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова. Премияне лауреатларга танылган драматург Мансур Гыйләҗев тапшырды.

Камал театрында (яки башка елларда башка театрларда) 27 мартта «Тантана» премиясе тапшыру – ул әле театрларда спектакль булмый дигән сүз түгел. Күп очракта артистларга ул тантанада катнашырга туры килми – алар үз сәхнәләрендә спектакль уйныйлар. Быел Алексей Зильбер да, Миләүшә Нәҗмиева да сәхнәгә чыга алмады – алар эштә иде.

Ә мин үземә язган дипломны һәм чәчәкләрне Мансур Гыйләҗев кулыннан үзем кабул итеп алдым. Болай да озакка сузылган кичәнең вакытын сузмас өчен, рәхмәт әйтү белән чикләндем. Чын күңелемнән ихлас рәхмәтемне әйттем. «Калганын язармын» дигән сүзләрне әйтмичә «йотып калдыңмы?» дип сорады миннән, залга төшеп утыргач, күршемдәге театр вәкилләре. Әйе, язармын, дип уйладым. Менә, яздым. Тик кичәнең үзе кебек озын итмәскә тырыштым.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» театр премиясе лауреатлары һәм махсус призлар ияләре:

«Дебют» номинациясендә

  • Әтнә татар дәүләт драма театрыннан Илназ Шакирҗанов «Тәкъдим» спектаклендә Ломов роле өчен;
  • «Мертвые души» спектаклендә Лизонька роле өчен Эльмира Минһаҗева (Яшел Үзән музыка театрыннан);

«Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә – Рәфыйк Каюмов Чаллы татар драма театрының «41 нче ел балалары» спектаклендә Гайфи роле өчен;

«Курчак театрының иң яхшы актеры» номинациясендә – «Әкият» Татар дәүләт курчак театрыннан Эльвира Гыйлемханова («Анам кыры» спектаклендә);

«Икенче планның иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә – Альбина Гайзуллина Кариев театрының «Куркак батыр» спектаклендә Әни роле өчен;

«Икенче планның иң яхшы ирләр роле» номинациясендә – Илфат Әскәров Чаллы татар дәүләт драма театрының «41 нче ел балалары» спектаклендә Хәлил Фәтхиевич роле өчен;

«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» номинациясендә (опера, музыкаль спектакль, мюзикл) – Венера Протасова Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының «Кармен» операсында Микаэла роле өчен;

«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (балет, заманча хореография, пластик спектакль)

  • Михаил Тимаев Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының «Грек Зорба» спектаклендә Грек Зорба роле өчен;
  • Мария һәм Марсель Нуриевлар «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фондының «SoulKitchen» спектаклендә «SoulKitchen» спектаклендә роле өчен;

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә

  • Камал театрыннан Ләйсән Гатауллина «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектаклендә Әлфия роле өчен;
  • Тинчурин театрыннан Резеда Сәлахова «Туган-тумача» спектаклендә Шәрифә роле өчен;

«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә – Эмиль Талипов Камал театрының «Казанга Тукай кайткан» спектаклендә Габдулла Тукай роле өчен;

«Актерлык ансамбле өчен» номинациясендә – «МОҢ» театр мәйданчыгының «Картотека» спектакле;

«Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә – Чаллы дәүләт курчак театрының «Господин Скороходов» спектакле;

«Иң яхшы кече форматлы спектакль» номинациясендә Камал театрының «Казанга Тукай кайткан» спектакле;

«Иң яхшы зур форматлы спектакль» номинациясендә – «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының «Анам кыры»;

«Иң яхшы музыкаль спектакль» номинациясендә – Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының «Грек Зорба» спектакле;

«Эксперимент» номинациясендә

  • Әлмәт татар дәүләт театрында «Йорт» спектакле;
  • Түбән Кама Яшь тамашачы театрының «Гробовщик» спектакле;

«Намус һәм абруй» номинациясендә – Хәлимә Искәндәрова (Камал театры);

«Сезонда югары казанышлар өчен» номинациясендә – Сергей Рябинин («Әкият» татар дәүләт курчак театры);

Дамир Сираҗиев исемендәге иҗтимагый премия:

  • Алексей Зильбер (Казан ТЮЗы);
  • Миләүшә Нәҗмиева (Тинчурин театры);
  • Рузилә Мөхәммәтова («Интертат» журналисты).

Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең махсус бүләге – Олег Кинҗәгулов (Чаллы татар дәүләт театры);

«Сәхнә» журналының махсус бүләге – Руфинә Хәмәтдинова (Буа дәүләт театры);

«Казан» журналының махсус бүләге – Ләйсән Хәбибуллина (Бөгелмә дәүләт театры);

«Бердәм Россия» партиясенең махсус призы («Театрлар балаларга» федераль проекты) – Кариев театрының «Куркак батыр» спектакле;

«Бердәм Россия» партиясенең махсус призы («Кече шәһәр театрлары» юнәлеше) – Түбән Кама дәүләт татар драма театрының «Әниләр һәм бәбиләр» спектакле;

Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләге – Казан шәһәр филармониясенең «Йосыф – Зөләйха» спектакле;

Татарстан Мәдәният министрлыгының «Яшьләрне патриотик тәрбияләү өчен» махсус дипломы – Казан яшь тамашачы театрының «Просто жить» спектакле;

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының «Милли музыкаль мирасны саклап калу һәм популярлаштыру» махсус призы – Әлфия Айдарская;

Татарстан Республикасы Милли музееның махсус призы – «Хәл бу ки...» проекты Чаллы дәүләт татар дәүләт драма театры;

Казан шәһәре башкар комитетының махсус бүләге – «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фондының «Демидов утары» мәйданчыгындагы «Табу» спектакле.

 

Ссылка на первоисточник
наверх