На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

12 яшьлек малай 85 яшьлек әбине чүкеч белән кыйнап үтергән

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Чита районы Новокручининский бистәсендә 85 яшьлек әбине чүкеч белән үтергән 12 яшьлек малайны тоткарлаган. Бу хәл 23 апрельдә булган, дип хәбәр итә РЕН ТВ.

«23 апрель кичендә Байкал артында 12 яшьлек бала чүкеч белән пенсионер хатынның башына һәм гәүдәсенә кимендә 10 тапкыр суккан.

Алынган җәрәхәтләрдән әби урында ук үлгән», - дип сөйләгән РЕН ТВ чыганагы.

Малайны тоткарлаганнар һәм балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәгенә урнаштырганнар, аннан сорау алу бара.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе 1 өлеше). Тикшерүчеләр җинаять урынында дәлилләр – чүкеч, кул һәм аяк киеме эзләрен тапкан.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх