На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Тоткыннар колониядә казыган җир асты юлының фотосы чыкты

Бүген Липецк өлкәсендәге колониядән көчләү, кеше талаган өчен хөкем ителгән 6 тоткын качты. Алар Үзбәкстан, Таҗикстан гражданнары. Аларның дүртесе инде кулга алынган.

Телеграм-каналларда алар казыган җир асты юлының фотолары чыкты. Алар мастерскойдан көрәк-кәйләләр урлап алып чыккан, аларны кайдадыр яшереп тота алганнар һәм беркемгә сиздермичә 65 метр юл казый алганнар.

Җирдән чыккан балчыкны кая куйганнар – анысы да билгеле түгел. Бу чып-чын детектив фильмнардагы кебек хәл.

Җир асты юлы:

Тоткыннар җир асты юлыннан чыгып киткәндә төрмә киемнәрен салып калдырганнар. Колония территориясендәге ташландык бинаны алар үзләренең «эш урыны» итеп кулланган.

Качкыннарның икесен Тамбов өлкәсендә, икесен Липецк өлкәсендә кулга алганнар. Тагын икесен эзлиләр. Алар, кулга алынгач, кире шул ук колониягә китерелгән. Качучыларның берсе – наркотиклар өчен хөкем ителгән 19 яшьлек Парвозбек Турабаев бу җир асты юлын казуны һәм качуны оештыручы дип уйлыйлар. Ул кулга алынган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх