Италиягә сәяхәткә киткән блогер Олеся Лесная гаҗәеп, бик сирәк була торган күренеш шаһиты булган – Олеся Сицилиядә вакытта Этна вулканы уянган.
«Мин шокта!!! Минем күз каршымда Европадагы иң биек вулкан – Этна вулканы уянды. Һәм миңа моны күрү насыйп булды», – дип әлеге күренешне Олеся видеоларда күрсәтә.
Блогерның дус кызы да аннан ким гаҗәпләнмәгән. Биредә 3 ел яшәү дәверендә аның да аткан вулканны күргәне булмаган. Ике дуста да – шок, шул ук вакытта аларны курку хисе дә биләп алган.Дуслары исә Олесяның видеолары янында: «Хәтта вулкан да синең энергиягә түзеп тора алмаган», «Үзең нинди, тирә-юнең шундый. Вулканнар белән элемтәң бар, ахры», – дип шаян комментарийлар калдыралар.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии