АКШТА 15 ел эчендә беренче тапкыр ату юлы белән җәза уздырганнар, дип яза РИА новости. «Брэд Кейт Сигмонга үлем хөкеме бүген кич үтәлде. Җәза 3 кешедән торган ату командасы тарафыннан 18.05 сәгатьтә (шимбә көнне Мәскәү вакыты белән 02.00 сәгатьтә) башкарылган. Табиб үлемне 18.08 дә теркәгән», – диелә гаризада.
Ир-ат үзенең йөргән кызының әти-әнисен кыйнаган өчен иң югары җәза алган, шуннан соң кызның үзен урлаган. Кыз соңыннан кача алган.Атып үтерү алдыннан җинаятьчене соңгы тапкыр ашатканнар. «Сигмон 4 кисәк кыздырылган тавык, яшел фасоль, соуслы бәрәңге боламыгы, печенье, чизкейк һәм татлы чәй сораган. Ризыкны аңа чәршәмбе кич бирделәр», – диелә хәбәрдә.
1976 елдан АКШТА ату аша 3 җәза гына уздырганнар, аларның барысы да Юта штатында узган, соңгысы 2010 елда булган.
Шул ук вакытта Сигмон үзе җәзалауның мондый ысулын сайлаган. Җирле законнар нигезендә, ир-ат шулай ук үлем инъекциясен яки электр урындыгын сайлый алган.
Свежие комментарии