На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Туйга кадәр алган фатир-өйләрне аерылышкач ничек бүлешәләр?

Суд рәсми язылышканга кадәр алынган милекне аерылышкач ничек бүлү турында ачыклык кертте. 13 ел бергә яшәгән ир белән хатын аерылышу процессында әлеге мәсьәлә каралган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Ставрополь шәһәрендә яшәүче гаилә арасындагы бәхәс югары судка кадәр барып җитә: ир белән хатын 13 ел бергә яшәгәннән соң аерылышкан.

Суд материалларыннан күренгәнчә, ир кеше 3 бүлмәле фатирны, язылышканчы ук, өлешчә төзелеш килешүе буенча сатып алган. Әмма фатир өчен акчаның бер өлеше инде никахтан соң түләнгән. Шулай ук фатирга милек хокукы да ир белән хатын никахта булганда рәсмиләштерелгән.

Хатын-кыз аерылышу вакытында фатирны урталай бүлүне таләп иткән – чөнки аны никах вакытында гомум акчага сатып алынган уртак милек дип санаган. Ул аңлатканча, торакны сатып алганда файдаланылган акчалар – никах мәҗлесендә бүләк ителгән акчалар һәм уртак җыелган керемнәрдән булган.

Әлеге эш буенча карарны Россия Югары суды кабул итте.

Югары суд билгеләмәсендә болай диелә: «Законда бер якның шәхси бурычлары гомуми милек хисабына капланган дип санаган иренең (яки хатынның) хокукларын яклау юллары каралган. Аерым алганда, ул үзенең өлешенә пропорциональ компенсация таләп итә ала».

Моннан тыш, суд болай аңлатты: никахлашканга кадәр килеп чыккан шәхси бурычларны каплау өчен түләү никах вакытында ясалу һәм милеккә хокук никах вакытында теркәлү факты аны бергә тупланган мал дип тану сәбәбе булмый.

Шулай да, суд хатын-кызның хокукларын яклау мөмкинлекләре барлыгын билгеләп үтте. Әгәр дә ул фатир өчен үз акчасын керткән булса, аның бу акчаларның яртысын кайтарып алу хокукы бар, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх