На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Свежие комментарии

«Татарстан яшьләре»н күз алдында үтерәләр бит, пычаксыз суялар»

Журналист, «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире урынбасары, «Именно шулай» каналын алып барган Рәсим Хаҗиев «Татарстан яшьләре» газетасының авыр хәле турында фикерләре белән уртаклаша.

Татарстанда тиражы 250-300 мең нөсхәгә кадәр җиткән «Татарстан яшьләре» дигән легендар газета бар иде. Мөгаен, күпләрегез аны хәтерли дә, бала чагыгызда әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз яздырып алгандыр.

Бу газета хәзер дә бар, тик ул коточкыч мөшкел хәлдә, шундый брендлы басманы мондый түбән хәлгә төшерүләренә гаҗәпләнерсең дә. Әлегә 4 мең тиражы бар кебек, тик газетаның хәзерге хәленә караганда, бу гына әллә нәрсә үзгәртә алмый.

Сүзне шуннан башларга кирәк: бүген «Татарстан яшьләре» редакциясендә журналистикага мөнәсәбәтләре һәм стиле совет чорындагыча ук калган кешеләр эшли. Алар хәзерге заман арбасына утыра алмады һәм форматларны үзгәртү мөмкинлеген мәңгегә югалтты. Хәзер редакциягә килгән хатлар түгел, ә мультимедиа хакимлек итә. Әгәр журналист елына бер тапкыр да офистан чыгып йөрми икән, газетаны үстерү турында нинди сүз булырга мөмкин? «Татарстан яшьләре»нең социаль челтәрләре юк, сайтлары шулкадәр борынгы, хәтта әбиләр дә аннан көлә, аны укып та булмый, ә газетага материалларны башка басмалардан тәрҗемә итеп яки интернеттан алып бирәләр. Ягъни, аларның үз материаллары бөтенләй булмый, дайджестка әйләнде, тик ул 90 еллардагы кебек абруйлы басма түгел инде.

Шуны да әйтергә кирәк, «Татарстан яшьләре» – шәхси газета. Алай гына да түгел, аның АНО (коммерцияле булмаган автоном оешма) эшчәнлек формасы бар. Кемдер бүген аларга яшәү авыр дип тә әйтергә мөмкин. Ләкин, гафу итегез, 30 меңнән күбрәк тиражы булган «Акчарлак» яки «Ирек мәйданы» кебек татарча газеталар бар һәм алар үзләрен бик яхшы хис итә. Аларны укучылар ярата, хәер, газеталар үзләре дә үсештә. Бәлки шушы иптәшләрдән медиабизнес алып барырырга өйрәнергә кирәктер. Ә бүген «Татарстан яшьләре»ндә бары тик чыгымнар гына. Редакцияне болай да 6 кешегә калдырып кыскартканнар, тик бу гына экономия ясамаган. Хезмәт хакы бик аз, әле анысын да вакытында түләмиләр. Бердәнбер керем чыганагы булган язылу да һәр ярты ел саен кимеп бара. Кешеләр белән беркем эшләми, ә реклама турында анда күптән инде беркемнең дә ишеткән юк. Соңгы мәгълүматлар буенча, редакциянең бурычлары да җыелган. Мондый хәлгә ничек китереп җиткерүләре берничек тә аңлашылмый. Әнә башка шәхси газеталар эшли, штатны да тәэмин итә, эшләре дә бара, халык та алар хакында белә, һәрвакыт яңа газетаны көтеп алалар.

«Татарстан яшьләре» күз алдында юкка чыгып бара, редакциянең хәзерге командасы пенсиягә чыкканчы эшләр дә, легендар басманы ябып китәр дигән хис уяна. С

үз уңаеннан, мин анда 2010 елда эшләдем, ялгышмасам, анда 20ләп кеше эшли иде. Хәлләр начарлана башлагач, бөтен белгечләрне таратып бетерделәр, ә хәзер авторлар язган хатлар белән генә көн күрәләр. «Акчарлак»тагы, «Ирек мәйданы»ндагы кебек үз материаллары юк, реклама белән шөгыльләнмиләр, үз-үзен аклау турында уйламыйлар, потенциаль укучылар белән очрашмыйлар, социаль челтәрләр алып бармыйлар – нәрсә көтәләрдер, хәзер матур савытка салып беркем дә әзер уңыш китереп тоттырмый.

Бүген газетаның бу хәлләрдән чыгу өчен бер генә юлы бар – дәүләт «кочагына» керү. Әгәр дә редакциянең кая таба барганын аңламаган бүгенге «югары нәтиҗәле менеджерлар» легендар татар газетасын юкка чыгарырга әзер икән, минемчә, ул республикага кирәк һәм яңа ярдәм итәчәкләр. Яки инде борынгы заманнарда мәктәп-мәдрәсәләргә, нәшриятләргә ярдәм итеп торган кебек берәр меценат килеп чыгар. Бары тик хәзерге редакцияне таратып, яңадан заманча белгечләр җыеп, газетаны яңа өлге буенча эшләргә кирәк.

«Татарстан яшьләре»н күз алдында үтерәләр бит, пычаксыз суялар.

"Татарстан яшьләре" газетасының бүгенге хәле турында "Именно шулай" Телеграм-каналы яза.

  • Сүз уңаеннан: «Интертат» ел башында ук «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире Атлас Гафиятовка берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп, газетаның хәле турында сөйләвен үтенде. Әмма редакциядә «хәлебез яхшырачак, сез язып комачау итмәгез» дигәнрәк җавап булганга күрә, без пауза алган идек. Телеграм-канал язып чыгып, бу мәгълүмат халык хозурына чыккач, алга таба туктап торуны кирәк дип тапмыйбыз. «Татарстан яшьләре» газетасының хәле чыннан да авыр һәм газетаның ябылу алдында торганын җиткерүне кирәк дип таптык.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх