На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

«Бу яшь егет эшлиме соң?»: Гөлназ Сираеваны ире турында сорап аптыраталар

Безнең халыкта, ни сәбәпледер, яшь аермасы белән өйләнешкән парлар кызыксыну тудыра. Үзеннән яшьрәк егеткә кияүгә чыккан Гөлназ Сираева да соңгы арада виртуаль дуслары тарафыннан чамадан тыш игътибар тоядыр, мөгаен. Халык Гөлназга тормыш иптәше, алып баручы Илгиз Асылгәрәевкә кагылышлы сорауларны, вакыт-вакыт төртмәле комментарийларны юллап кына тора.

Җырчы аларга җавап бирә-бирә арып та китмәдеме икән инде?

  • Кияүгә җыенучы Гөлназ Сираевага хейтерлар яза

Бу юлы бер язылучысы Илгизнең эшләү-эшләмәве белән кызыксынган. Гөлназга салынып яши, дип уйладылармы икән?

«Бу яшь егет эшлиме соң? Әллә???» – дип сораган ул Гөлназдан.

Гөлназ Сираева, Илгизнең популяр алып баручы икәнлеген ассызыклап, аның сәхифәсенә кереп карарга киңәш иткән.

Тик: «Бу бит эш түгел. Күңел ачу гына. Берәр белеме бармы соң?» – дип, сораштыруны дәвам иткән бу язылучысы.

Алып баручылар! Сез, гомумән, эшлисезме ул? Бу бит – эш түгел, күңел ачу! Барыгыз, эшләгез!

Илгизнең дә, минем дә икешәр югары белемебез бар. Илгиз – юрист. Эш тәҗрибәсе дә бар. Икенче дипломы буенча – режиссер. Мин мәдәният институтының вокал-хор бүлеген тәмамладым. Икенче белемем – психолог-консультант, – дип җавап кайтарган бу сүзләргә җырчы.

 

Ссылка на первоисточник
наверх