На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

21 подписчик

Свежие комментарии

  • Pilot
    почему на тарабарском написано, что за х@йня?Гүзәл Уразова: «Ә...
  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...

«Газетаның баш мөхәррире дип таныштыра»: Түбән Камада яшәүче әби 1,6 млн сумын югалткан

Түбән Камада 75 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булган. Алар үзләрен «газетаның баш мөхәррире» дип танышырган. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «НТР 24» каналы хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, билгесез кешеләр өч көн дәвамында пенсионер хатынга шалтыратып, үзләрен бер газетаның баш мөхәррире итеп күрсәткән.

Алар пенсионер хатынның бөтен акчасын «Украина өчен санкцияләнмәгән күчерүдән саклау өчен» тапшырырга күндергәннәр.

Җинаять корбаны әйтүенчә, ул ике тапкыр акчаны таксистлар аша тапшыра: башта — 440 мең сум, аннары — 700 мең сум булган. Тагын 460 мең сумны мошенниклар аның банк хисабыннан турыдан-туры күчерткән.

Ачыкланганча, курьер буларак катнашкан таксистлар акча салынган пакетларны алган һәм Татарстанның төрле торак пунктларында билгесез затларга тапшырганнар.

Түбән Кама районы буенча Эчке эшләр идарәсендә әлеге факт буенча мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх