На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...
  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...

«Аны бик яраттым, туй турында хыялландым, ә ул кызым белән чуалды...»

Өч ел элек мин, ниһаять, үз бәхетемне таптым, дип уйладым. Ул минем тормышка җәйге назлы җил кебек бик җиңел килеп керде. Аның елмаюлары, матур сүзләре, көчле куллары бик ихлас тоелды миңа.

Миңа 37, аңа 29 яшь иде. Мин, ничә еллар буе ялгызлыктан, берүзем бала үстерүдән талчыккан, назга сусаган хатын, аның мәхәббәт турындагы сүзләренә чын күңелдән ышандым.

Шулкадәр нык ышандым, хәтта вакыт узгач, аның күз карашы миндә түгел, ә минем кызымда тоткарлануын да сизмәдем. Ул вакытта кызым Сиринәгә 14 яшь иде.

Хәзер аңа 17 тулды инде, һәм аның кулында сабые – минем оныгым. Мин хыялларга чумып, үз туем турында планнар корып йөргәндә, ул баланың җаны минем фатирымда ук яралган иде...

Ул кичтә мин төнге сменадан эт булып арып кайттым. Тик күңелем тулы шатлык иде, чөнки Дамир белән очрашып йөри башлавыбызга 1 ел була, бераз чәйләп алырбыз дип, торт, башка тәм-томнар алып кайттым. Тыныч кына фатирга уздым, кызымның бүлмәсенең ишеге бераз ачык булуын күрдем. Аяк очларына гына басып, ишек янына килдем, ярыктан гына бүлмә эченә күз төшердем. Һәм аларны күрдем...

Мин кияүгә чыгарга җыенган Дамирым карават читенә утырган, ә кызым аның каршысына баскан һәм чәчләренә бармакларын батырган иде. Күргәннәремнең бөтен эчем бер мизгелгә куырылып алды, ә соңыннан мин хыялымда төзегән матур дөньям, пыяладай чәлпәрәмә килеп, мең кыйпылчыкка ватылды.

Мин еламадым, кычкырмадым. Тыныч кына:

«Ычкын моннан!» – дидем.

Ул артык сөйләшеп тормыйча гына китте. Тик озакка булып чыкмады. Бер атнадан соң Сиринә, агарынып, куллары калтыранып, миңа бала көтүен әйтте һәм Дамирны кире кайтаруны таләп итте, юкса өйдән чыгып китәм, дип куркытты.

Юк, мин аңа барысын да ташлап, билгесезлеккә чыгып китәргә рөхсәт итә алмадым. Чөнки, бернигә дә карамастан, ул – минем бердәнберем, газиз балам.

Хәзер без, Сиринә, Дамир һәм оныгым Шамил, бергә яшибез. Төннәрен күрше бүлмәдә карават шыгырдаганын, кызымның өзек-өзек кенә ыңгырашып алганын ишетәм... Ә минем бүре кебек улыйсым, үкереп елыйсым килә, тик тешләремне кысып, бармакларымны мендәргә батырам һәм моның беткәнен көтәм.

Ә көндез бөтенләй башка тормыш башлана. Алар баланы миңа калдырып, икесе бергә урам әйләнергә, йә булмаса кибетләрдә йөрергә, кино карарга чыгып китә.

Кайвакыт мин савыт-саба юганда, яки ашарга пешергәндә, Дамир әкрен генә кухняда тоткарланып тора һәм:

«Ә син элеккечә чибәр...» – дип пышылдый.

Мин аңа борылмыйм, ишетмәмешкә сабышам. Ә ул дәвам итә:

«Син...»

Монда түзеп тора алмыйм, аны дорфа гына бүлдерәм:

«Авызыңны яп!»

Тик шулай берсендә миңа кагылды. Арттан тавышсыз-тынсыз гына килеп, йомшак кына итеп килеп кочаклады, яңагы белән минем битемә терәлде. Туй турында беркатлы ахмак хыяллар корып яткан вакытларым бер мизгелгә генә искә төшеп куйды. Мин үземне болар өчен күралмыйм.

Ә беркөнне Дамирны тикшереп карарга булдым. Аның миңа нәрсә әйткәнен, реакциясен күрәсем килде.

«Син сайларга тиеш: яки мин, яки Сиринә», – дидем.

Минем сүзләрне ишеткәч, ул көлемсерәп куйды, оялуның тамчысы да юк иде анда.

«Бу – сайлаумы синеңчә? Син бит гафу итмәячәксең», – диде.

«Син минем кызымнан файдаланасың!» – дип кычкырдым.

«Мин аны яратам», – диде. Тик бу – ышанычлы тавыш белән әйтелгән сүзләр түгел иде, ничектер, ишетмәсә ярар иде, дигән кебек, «авыз эченнән ботка пешереп» кенә әйтте ул аны.

Мин Дамирга игътибар белән карадым һәм элек бер дә сизмәгән нәрсәне абайладым: ул мине дә, Сиринәне дә яратмый иде. Ул безнең аны яратуыбызны ярата. Ул безнең хисләр белән һәм аны югалтудан куркып яшәвебез белән «туклана» иде.

Ә икенче көнне иртән Сиринә елап шешенеп беткән һәм агарып чыккан иде.

«Әни, без китәбез», – диде ул, калтыранган тавыш белән.

«Кая?» – дип сорадым мин дә, тыныч кына.

«Казанга. Анда Дамирның туганнары да, күбрәк акча эшләү мөмкинлеге дә бар...» – диде ул, калтыранып.

Мин ишек янындагы чемоданнарга, кызымның нәзек кенә җилкәләренә, аның куенына сеңгән Шамилгә карадым.

«Син чыннан да моны телисеңме, кызым?» – дип сорадым.

Ул кыюсыз гына баш какты, әмма иреннәре калтыранды, ә күзләренә яшь бөялде. Шулай уйламаганда-көтмәгәндә шушы шакшы тормыш ыгы-зыгысына килеп эләккән баламны меңенче кат жәлләп куйдым. Барысы да мәгънәсез рәвештә килеп чыкты һәм шушындый нәтиҗәләргә китерде.

Ә Дамир кулларын кесәсенә тыккан килеш, бик битараф кыяфәттә, каядыр читкә караган килеш ишек янында басып тора. Аның буш күз карашын күреп шуны аңладым – ул тагын икенче хатын-кыз эзләячәк...

Такси киткәч, буп-буш калган фатирда, салкын идәнгә сыгылып төштем һәм күпме вакыт эчендә беренче тапкыр елап җибәрдем. Юк, Дамир өчен еламадым мин. Ә кызымны жәлләдем. Аның ахмаклыгы, беркатлылыгы өчен, бу хәлнең мәгънәсезлеге өчен еладым.

Нишләп мин бу хәлләрне алдан чамалый алмадым? Нишләп шулай сукыр һәм ахмак булдым, мондый борылыш булыр дип уйлап та карамадым? Үземә гашыйк булырга һәм хатын-кыз бәхетенә хакым барлыгына ышанырга рөхсәт иттем. Ә ахыры ничек бетте?

Ссылка на первоисточник
наверх