На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Көектәге хосусый балалар бакчасына йөрүче сабыйлар агуланган

Казан янындагы бистә – Питрәч районының Көек авылындагы хосусый балалар бакчасында – «Амишка» балалар карау һәм тәрбияләү үзәгенә йөрүче балаларда эчәк инфекциясе табылган. Шул сәбәпле, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең Лаеш районы бүлеге шәхси эшмәкәр А. Р. Шәймуллинага карата эпидемиологик тикшерү уздырган.

Бу хакта «Татарстан буенча Роспотребнадзор» Телеграм-каналында хәбәр итәләр.

Тикшерү барышында балаларны тукландыруны оештыруда санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу очраклары ачыкланган:

- Ризык әзерләү өчен тиешле шартлар булмаган килеш, чимал куллану;

- Чи һәм әзер ризыкны бер өстәлдә эшкәрткәннәр;

- Чималны эшкәртү һәм савыт-саба юу бер үк раковинада булган;

- Азык-төлек саклау шартларына, бүлмәләрнең санитар-гигиена һәм санитар-техник торышына булган таләпләр бозылган.

Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча, әзер ризыктан һәм тышкы тирәлек объектларыннан алынган ике «смыв» пробасында эчәклек таякчыгы бактерияләре табылган.

Шәхси эшмәкәр Шәймуллинага административ хокук бозу һәм эшчәнлекне вакытлыча тыю турында беркетмә төзелде, «Амишка» балалар карау үзәге печатьләп куелган.

Лаеш суды материаллары буенча, эшчәнлекне 15 тәүлеккә туктатып тору карары кабул ителгән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх