На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Салават Миңнеханов Мәдинә шәһәрендә адашып йөргән

Гүзәлем ире Салават Миңнехановны Мәккәгә озаткан.

«Сокланам. 2024 елның икенче Гомрәсе. «Күңелем шунда тарта», – ди. Бу юлы индивидуаль тур алды. «Үзем генә булып, игътибарымны читкә юнәлтмичә, тулысынча гыйбадәттә булырга телим», – диде.

Ярар, тиздән туган көне җитә, бу юлысы «миннән бүләк булсын» дип җибәрдем», – дип хәбәр итә Гүзәлем.

Салават самолетта 6 кеше генә очуларын хәбәр итә. «Шәхси самолетта очкан кебек булдым. Мин Мәдинә шәһәрендә, кызым да шул исемдә бит», – дип таныштырып бара ул юлда.

Салават исән-сау барып җиткән, Әл-Хәрам мәчетеннән ерак түгел кунакханәгә урнашкан, өйлә намазына да өлгергән. Тик мәчеттән чыкканда адашкан.

«Кайсы яктан кергәнне оныттым, отельне югалттым. Шулай булыр дип уйлаган идем инде. Мәчеткә кергәндә кайсы яктан кергәнне аңламадым. Хәзер табармын дип уйлыйм инде», – дип үзеннән көлә ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх