Бүген Татарстанның Актаныш районында 34 яшьлек машина йөртүче «Лада Vesta» автомобиле руле артында йоклап киткән, каршы як полосага чыккан һәм 58 яшьлек ир-ат йөрткән «Mitsubishi» йөк машинасы белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада Vesta» автомобиле йөртүчесе һәм 7 яшьлек кыз алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.
Җиңел машинаның икенче пассажиры, 5 яшьлек кыз, җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.Урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли, юл-транспорт һәлакәте шартлары ачыклана.
Свежие комментарии