На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...
  • Николай
    ФСБ ауууу, вы куда смотрите, здесь террористы на не понятном языке обсуждают, где очередной теракт совершить.«Хыянәт, запас ва...

Амур өлкәсендә фаҗигагә очраган Ан-24 самолетындагы кешеләр барысы да һәлак - ТАСС

Амур өлкәсендә һәлакәткә очраган Ан-24 һава судносы җиргә төшкәч яна башлаган. Һәлакәт урыны өстеннән очкан вакытта исән калганнар кешеләр табылмаган. Бу хакта Гражданнарны саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча төбәк үзәге матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

«Тында шәһәре аэропорты директоры сүзләренчә, Ан-24 самолеты җиргә төшкән чакта яна башлый.

Ми-8 борты белән һавадан күзәтү ясаганда исән калган кешеләр табылмады», — диелә хәбәрдә.

ТАСС агентлыгына оператив хезмәтләр хәбәр иткәнчә, бортта булган барлык кешеләр, якынча мәгълүматлар буенча, һәлак булган.

«Хәзерге вакытта коткаручылар белән вертолет һәлакәт урынына төшеп утыра алмый — бу урын таулы, анда бару кыен», — дип белдергән агентлыкның әңгәмәдәше. Ул вакыйга урынында янгын булуы турында да хәбәр иткән.

Оператив хезмәтләр мәгълүматына караганда, бортта 40 пассажир, шул исәптән 2 бала, һәм 6 экипаж әгъзасы булган. Ә Амур өлкәсе губернаторы Василий Орлов исә хәбәр иткәнчә, башлангыч мәгълүматлар буенча, самолетта 43 пассажир, шул исәптән 5 бала, һәм 6 экипаж әгъзасы булган, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх