Тувада 20 яшьлек балалар бакчасы тәрбиячесе 9 балага туберкулез йоктырган. Кыз, үзен эштән кумасыннар өчен, диагнозын яшергән. Бу хәл турында «Shot» телеграм каналы яза. Инфекцияле тәрбияче Чаа-Холь авылындагы "Кояшлы" балалар бакчасында яследә эшләгән. Куркыныч диагноз турында белгәч, ул беркемгә дә бернәрсә дә әйтмәгән һәм бернәрсәдә дә булмаган кебек, балалар белән эшләвен дәвам иткән.
Нәтиҗәдә, ярты елда өч яшькә кадәрге тугыз бала туберкулез белән авырый башлый. Бу хәл узган еда булган. Хәзер элекке тәрбияче эше буенча суд утырышлары башлана. РФ Җинаять кодексының 236 маддәсенең 1 өлеше «Санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу» буенча кызны ике елга колониягә җибәрергә мөмкиннәр.
Свежие комментарии