На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Элвин Грейның колагы начар ишетә башлаган

Элвин Грей, cул колагы начар ишетә башлау сәбәпле, концертларын күчерергә мәҗбүр булган. Әлеге яңалык аның фанатларын гына түгел, 14 һәм 15 октябрь көннәрендә Бирск һәм Красноусольск шәһәрләрендә узачак чараларның оештыручыларын да борчуга салган. Бу хакта «NewsBash» сайты яза.

Табиблар Элвин Грейга дәвалану курсы узарга һәм берара чыгышлар ясаудан тыелып торырга киңәш иткәннәр.

Хәзерге вакытта ишетү сәләте югалуның сәбәпләрен ачыклау һәм дөрес итеп дәвалану өчен, Элвин Грей тикшеренүләр уза.

Концертлар эшчәнлегендә пауза булуга кармастан, җырчы оптимистик рухын югалтмый. Ул тамашачысына тиздән булачак яңа концертларының даталарын әйтергә, тизрәк терелер өчен бар көчен куярга вәгъдә биргән.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх