На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Эремчекле кабартма (Казан кабартмасы, пончик) рецепты

Эремчекле кабартма рецептын тәкъдим итәм. Аны шулай ук «Казан кабартмасы», ә балалар телендә «пончик» дияргә була.

Камыр өчен: 1 стакан сөт, 1 стакан су, 11 грамм коры чүпрә, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 2 йомырка, 300 грамм йомшак эремчек, 6 аш кашыгы үсемлек мае, он.

Сөткә кайнар су салып җылытырга, калган ингредиентларны да кушып, йомшак камыр басарга.

Эремчек коры булса, блендер белән болгатып алырга кирәк. Камырны бераз кабарткач, шарлар ясап куярга, өстен тастымал белән капларга, аларның кабарганын көтәргә.

Фото: © Гөлүзә Василова

Табада май кызгач, сүрән утка калдырырга. Кабартмаларның уртасына тишек ясап, майга салырга, ике ягын да пешереп алырга. Кабартмалар кабарып, йомшак булып пешә. Артык мае сеңсен өчен салфеткага куеп барыгыз.

Аннары аларны тәлинкәгә тезеп шикәр оны (сахарная пудра) сибәргә була. Балалар өчен өстен шоколад, чикләвек, кокос вагы белән бизәргә була.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: © Гөлүзә Василова

 

Ссылка на первоисточник
наверх