На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

11 подписчиков

Свежие комментарии

20 елдан соң сыйныфташлар очрашуында күрешкәч, эшмәкәр хатынны авылдашы үтергән

Ростов өлкәсендә яшәүче эшмәкәр хатынны элеккеге авылдашы үтергән. Ир-ат бу хатын белән 20 елдан соң кабат очрашып йөрмәкче булган. Тик хатын каршы килгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Новошахтинск шәһәрендә яшәүче 39 яшьлек Светлана элеккеге егетенең көнләшүе аркасында һәлак була.

Тикшерү версиясе буенча, 41 яшьлек Максим Светлананың кибетенә килә һәм унлап тапкыр пычак кадый.

Светлананың анасы бу хәлнең шаһиты була.

Аннары Максим социаль челтәрләрдә сәхифәсенә яңа статус куя: «Бөтен изгеләр һәм туганнар мине кичерсен. Карма кырыс була».

Максим белән Светлана тарихы, хатын үзе санаганча, бик романтик була. Ул – уңышлы эшмәкәр хатын, төзелеш материаллары сата торган кибет хуҗасы. Максим таксист, тик анда харизма күп – ул озын буйлы, киң җилкәле, кулларында – иңбашына кадәр татуировкалар.

Танышлары сүзләренчә, Светлана белән Максим Ростов өлкәсендә бер авылда үсә, бер мәктәптә укыйлар. Светлана яхшы укый, авылдан китә һәм ныклап аягына баса. Бу вакытта Максим 2 тапкыр хөкем ителә.

«Мәктәптән соң 20 ел күрешмәделәр, аралашмадылар. Аннары сыйныфташлар очрашуы булды. Максим белән Светлана ресторанда сөйләшкән. Ул аның яныннан да китмәгән», – ди танышлары.

Светлана күптән аерылышкан, Максимның игътибар итүен ошаткан. «Конфет-букет» чорында Максим Светланага гына түгел, аның анасына да бик ошый. Бераздан Максим Светланага күченеп килә. Аннары алар талаша башлый. Ир хатынны көнли.

Нәтиҗәдә, Светлана Максимга чыгып китәргә әйтә. Светлана, барысы да бетте, дип уйласа, Максим аны кайтару турында хыяллана. Хатынны эзәрлекли, шалтырата, яза, подъезд төбендә дә куна.

Моннан туйган Светлана, фатирын сатып, анасы янына яшәргә күченә. Тик Максим кабат очрашу сорый, Светлана баш тарта.

Шуннан соң Максим Светлананың кибетенә килә. Бу вакытта кибеттә сатып алучы да була. Ул киткәч, Максим талаш чыгара, аннары пычак белән ташлана. Светлананы хастаханәгә китерәләр, ул шунда үлә.

Җинаять эшен тикшереп бетереп, судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх