На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Бәйдә тора торган эт нәни кызны чәйнәп бетергән

Кемеров өлкәсендә күршеләргә кергән 6 яшьлек кызны бәйдә торган эт талап үтергән. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига Краснобродский бистәсендә 17 августта була.

Якынча белешмә буенча, 6 яшьлек кыз үзе генә урамда уйнап йөри, аннары күршеләр участогына керә.

Биредә аңа бәйдә тора торган эт ташлана. Кыз бик җитди имгәнә һәм шунда ук үлә.

Тикшерү эшен прокуратура контрольгә алган. Шулай ук балигъ булмаган балаларның караучысыз калуын һәм хокук бозуларын профилактикалау буенча законнар таләпләре, йорт хайваннарын асрау кагыйдәләре үтәлешен тикшерәчәкләр.

 

Ссылка на первоисточник
наверх