Энгель Фәттаховның улы Илнар Фәттахов 2022 ел ахырында икенче тапкыр гаилә корган иде. Ул Казанда стилист булып эшләүче, блогер Лилия Исмәгыйлева белән яңа тормыш башлады. Парның уртак балалары Милана туды, Лилиянең беренче гаиләсеннән ике баласы, Илнарның элеккеге хатыныннан бер кызы бар.

Узган атнада гына Лилия Фәттахова Төркия якларында диңгез ярында ял итеп кайтты.
Ул ялда төшкән матур фотоларын социаль челтәрдә урнаштырган. Ул – коену костюмнары кибете хуҗасы.

Искәртеп үтик, Актаныш районының элеккеге башлыгы, элегрәк Татарстанның мәгариф министры булган Энгель Фәттахов хәзерге вакытта сак астында. Аңа 22 майда суд булды. Фәттахов 21 июльгә кадәр Тикшерү изоляторында утырачак.

Энгель Фәттаховны тоткарлаганнар, өендә тентү бара

Энгель Фәттахов турында: «Кыштан соң яз килми калганы юк, Ходай ничек язса, шулай булыр»

Өч бала әнисе Лилия Фәттахова ялга кечкенә кызы белән барган. Ул урнаштырган фотолар астында бары тик уңай комментарийлар гына калдырганнар.

«Сез искитмәле матур кыз»; «Чибәр»; «Сүз юк, зиннәтле»; «Сезне күргәч, аппетит кача»; «Лиля, тагын биш бала да ярый»; «Алиһә» дип мактыйлар аны.

Бу темага:

Энгель Фәттаховның кызы: «Бите юылмаган кешеләрнең пычрак эшләре безне синнән аерды»

Свежие комментарии