Зәй районының Шыкмай авылында автоинспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу очрагын ачыклаган. Социаль челтәрләрдә 2 яшүсмернең машина түбәсендә утырып йөрүе төшерелгән видео таралган. Бу хакта «Татарстан 24» каналы хәбәр итә.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аларны биредә яшәүче 41 яшьлек ир-ат йөрткән.
Ул гаебен таныган һәм бу гамәлен балаларның күңелен ачарга теләве белән аңлаткан.Ир-атка, ОСАГО полисы булмаган һәм пассажирларны автомобиль түбәсендә йөрткән өчен, административ беркетмәләр төзелгән, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии