На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

Салават Фәтхетдинов: «Тамашачы сәхнә артындагы тормышны белсә, концертка мәңге йөрмәячәк»

«ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын алып баручы Лилия Кадыйрова Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновны кунак итеп чакырган.

Салават абый, сез профессор һәм остаз да, эстрада факультутына нигез салучы. Сезнең күп кенә студентларыгыз касса артистлары.

Сезгә алар өчен кызарырга туры килдеме? Әллә сез нәрсә ярый, нәрсә ярамыйны әйтеп чыгара идегезме?

– Бу сорауны минем укучыларга бирергә кирәк. Мин аларны алдашмаска, урлашмаска өйрәттем, егетләргә нинди начар сүзләрне әйтеп була, кызларга да шул сүзләрне әйттем. Чөнки эстрада ул – сәхнә артындагы тормыш. Ул тамашачыга кирәкми. Ул – безнең кухня, анда башка кеше керергә тиеш түгел. Менә чыгып бассын сәхнәгә, «битлеген» кисен, шунда эшләсен.

Әгәр тамашачы сәхнә артындагы тормышны 100 процент белсә, концертка мәңге йөрмәячәк. «Колбаса ясаучы кеше колбаса ашамый», – дип әйтәләр бит. Шуның кебек килеп чыга.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх