Чаллыда 38 яшьлек Ольга Колчеринаны эзлиләр. Ул 22 апрельдә йортыннан (Яңа шәһәр, 45/02 йорт) чыгып киткән, шуннан бирле хәбәре юк. Өйдә аны өч баласы көтә. Бу хакта «Челнинские известия» Телеграм-каналында хәбәр итә.

Фото: Челнинские известия Телеграм-каналыннан
Хатын-кызның билгеләре: буе 152-155 см, күзләре коңгырт, чәчләре кара төстә, кыска каре итеп киселгән.
Капюшонлы кара олимпийка, зәңгәр төстәге клёш джинсы чалбар, ак кроссовкалар кигән.Югалган хатын-кыз турында нинди дә булса белешмәләргә ия булган очракта кайнар линиягә 89172604743 шалтыратыгыз.
Свежие комментарии