На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

• Михаил Васильев
Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
• Михаил Васильев
У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
• Виктор Чемисов
Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Эльвира Фазлыева фатирын арендага бирә, үзе 7 кыз белән фатир яллап яши: «Миннән көләләр»

«ТНВ» телеканалы алып баручысы, кызы истәлегенә «Аида» тәхәллүсе белән җырлаучы Эльвира Фазлыева социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзен гаепләүчеләргә мөрәҗәгать иткән.

«Күпләр минем Аида белән бергә яшәгән фатирымны «снимать итәргә» биргәнемне белә. Менә коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанциясен алдым.

Мин аны үзем түлим. Мин үзем бүлмә «снимать» итеп торам. Без фатирда 7 кыз яшибез. Әйе, мин уңайлы булмаган шартларда яшим. Әмма мин тырышам. Күп кеше мине гаепли һәм миннән көлә. Имеш, мин шундый кыйммәтле машинада йөрим, ә үзем бүлмә яллап яшим. Мин бу кайгыруларым өчен үземне Аиданың әтисеннән бу фатирга һәм машинага лаеклы дип саныйм. Мин эштә булганда, алар минем иң кадерлемне тартып алды, баламны урамда үләргә калдырдылар. Кешеләр, шундый усал булмагыз инде! Минем тормышымны аңлап карагыз», – дип сөйли ул.

Эльвира Фазлыеваның 4 яшьлек Аида исемле кызы өстенә агач ауганнан соң вафат була. Быел көз аңа 9 яшь тулган булыр иде. Яз башында Эльвира кабат әни булырга омтылыш ясады – ЭКО ясатты, әмма ул баласын карынында килеш югалтты.

Ул интервьюларның берсендә бу фаҗига өчен ирен һәм аның гаиләсен гафу итә алмавы турында сөйләгән иде.

Эльвира Фазлыева карынындагы сабыен югалткан

Эльвира Фазлыева мәрхүмә кызының туган көнендә: «Икенче дөньяда мин сине саклармын...»

«ЭКОга акча җыячакмын» – Эльвира Фазлыеваны мәрхүм кызы Аиданың әтисе рәнҗетә

Ссылка на первоисточник
наверх