На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Илсөя Бәдретдиновага язалар: «Возьми меня» булган бу»

Илсөя Бәдретдинова һәм аның «ИБ банда»сы, бик тырышып, «Күрсәтәсем килә» дип исемләнгән яңа концерт сезонына әзерләнә. Җырчы яңа образларын һәм номерлардан өзекләрне социаль челтәрдәге сәхифәсендә күрсәтә башлады. Бу бик аз өлеше генә, әле күрәселәр алда…

Җырчы ясалма яңгыр явып торганда төшерелгән видеоны тамашачылары белән бүлеште.

Тик халык җырчының яңа образын гына ошатып бетермәгән. Аның үзенчәлекле муенсасы комментарий калдыручыларда хачны хәтерләткән, аннары җырчының изүе артык ачык булуга да ишарә ясаганнар.

«Бергә» җырына төшерелгән видеога комментарийларда җырчының иҗатын күзәтеп баручылар үз фикерләрен калдырганнар.

«Җыры бик матур, ә менә бу видео, клип дип әйтимме соң, бөтенләй ошамады. «Возьми меня» булган бу»;

«Уфффф! Хач бөтенләй килешми мишәр кызына!»;

«Әстәгъфируллаһ, ул хачны күкрәгегездән, зинһар, алып ташлагыз, калганы бар да әйбәт. Күкрәкләрегезгә күз генә тидермәсеннәр инде»;

«Я Аллам, ул хачны башка матур нәрсәгә алыштырып булмыймы?» – дип борчылган халык.

«Беренче карауга бик шәп, матур, көчле концерт булырга ошаган. Көтәбез!»», «Бик яхшы сезон булачак», «Каз тәннәре чыкты. Сез иң яхшысы», – дип өметләнгән концертларны көтеп алучылар.

«Аллаһының ризалыгы, бәрәкәте, ярдәме булсын сезгә, балалар, иҗатыгызда, юлларда, тормышыгызда. Хәерле сәгатьләрдә башлап, хәере, җиңеллеге белән башкарып чыгарга язсын сезгә бу зур эшләрегезне», – дип, матур теләкләр дә язганнар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх